Кыр хәбәрләре: Татарстан аграрийлары шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләделәр

2019 елның 17 мае, җомга

Оператив белешмәләр  буенча, бу  техник культура    17 майга    64,3 мең  гектар  мәйданда  чәчелгән, ә  план  буенча   -  65,6 мең га, дип  билгеләп  үтте  Министрлыкның  игенчелк  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков. «Шикәр  чөгендеренә  узган  ел  да  шундый ук мәйдан  – 64,3 мең  га  бүленгән  иде», – дип  өстәде ул. 

Республикада  шикәр  чөгендере  барлык  районнарда да  чәчелми.  Быел аны  43  муниципаль районның  16сында  чәчтеләр.     «Шикәр  чөгендеренең  иң күп  мәйданы     Сарман  районында  – биредә  ул   9,4 мең  га чәчелгән.  Зәй  районында бу  культураны   -   9,3 мең  га мәйданда,    Буа  районында       8,6 мең  га чәчкәннәр, буалылар  планы  буенча ул -  8,9 мең  га әле», – дип сөйләде  Ирек Садыйков. Ул  тагын,  республикада  2018 елда  шикәр  чөгендеренең  тулаем  уңышы  2,1 млн тоннадан  артык булды,  дип тә  билгеләп  үтте. 

Шикәр  чөгендере  республиканың  өч  шикәр  заводында  эшкәртелә.  Узган сезонда  Татарстан  хуҗалыкларында  җитештерелгән  чөгендер  чималыннан    275 мең  тонна шикәр әзерләнгән.

«Татарстан республикада  үстерелгән  шикәр  чөгендере  хисабына  эчке  ихтыяҗны  тулысынча  тәэмин  итә.    Шикәр  комының  бер  өлеше  Татарстаннан  читкә  дә  сатыла», – дигән мәгълүмат  бирде  Министрлыкның азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге башлыгы    Дмитрий Яшин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International