Грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грантлар  бирү өчен  сайлап  алу  конкурсында  җиңүчеләрне  игълан  итә. Грантларның  гомуми суммасы    75 миллион сум  тәшкил  итте. 

Конкурска  кертеолгән  37 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативыннан   төрле  юнәлештә  эшләүче  16  кооператив грантларга  ия  булдылар, алар  арасында  ашлык,  ит,  сөт җитештерүдән башлап,  моноазык җитештерү юнәлешләренә  кадәзр  бар, болар түбәндәгеләр: 

«Биектау фермеры» СССППК,  Биектау районы,   Дачный  пос.;

«Монокорм» СПССК,  Кукмара  районы,  Ядегәр ав.;

«Исток» ССППК, Чүпрәле  Чүпрәле  районы, Иске Чүпрәле ав.;

«Айкорм» СПСПСК,  Тукай районы, Яңа  Мусабай ав.;

«Чита» СССПАПК,  Питрәч  районы,  Чита ав.;

«Аксубай» СППСК,  Аксубай районы, Иске Кыязлы  ав.;

 «Союз агро» СССППК,  Кайбыч   районы, Олы  Кайбыч ав.;

«Арташ» СПСПК,  Саба   районы, Ике Кыр ав.;

«Дуслык» СХППСК, Чүпрәле  районы, Яңа  Шилә ав.;

«Чишмә» ССППК,  Мамадыш районы,  Катмыш ав.;

«Доминант» ССПК,  Менделеевск  районы,  Мунайка ав.;

«Рассвет» СХПССК,  Арча  районы,  Арча  шәһәре;

«Фермер» СССППК,  Мамадыш районы,  Көмеш күл ав.;

«Экоптица» СППК,  Мамадыш районы,  Уткино ав.;

«Нур» СППК,  Саба  районы,  Юлбат ав.;

«Искра» ССППК,  Арча   районы, Урта Бәрәскә ав.

Грантлар  рәвешендәге  акчалар  яңа  эш башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларың  матди-техник  базасын  үстерүгә  бирелә һәм түбәндәгеләр өчен  тотылырга  мөмкин:

- авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның  эшләнмәләре  продуктларын  әзерләү, саклау, эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  буенча  җитештерү   объектларын сатып  алуга, төзүгә,  ремонтлауга, реконструкцияләүгә яисә  модернизацияләүгә; 

-  авыл хуҗалыгы  продукциясен, кыргый җимешләрне, гөмбә һәм җиләкләрне, шулай  ук   бу  продуктлар  эшләнмәләрен әзерләү, саклау,  эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү, суыту,   сатуга  әзерләү, төяп җибәрү, бушату өчен  билгеләнгән  җитештерү  объектларына  җайланмалар   һәм  техника   сатып алуга, аларны  монтажлауга,  шулай  ук     чыгарыла (җитештерелә  һәм эшкәртелә)  торган  продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә     лаборатор  анализ ясау өчен һәм ветеринария-санитария экспертизасы  уздыру  өчен   җитештерү  контроле   лабораторияләрен җиһазлау өчен җайланмалар  сатып   алуга;

-  авыл хуҗалыгы продукциясен  һәм  аның  эшләнмәләре  продуктларын  транспортировкалау өчен,  аларны ташыганда   һәм сатканда аларның сакланышын  тәэмин итү өчен  махсус транспорт, фургоннар,  тагылмалар, ярымтагылмалар, вагоннар,  контейнерлар сатып алуга;

-  авыл хуҗалыгы продукциясен, кыргый  җимешләрне, гөмбәләрне һәм җиләкләрне  һәм аларның  эшләнмәләрен  әзерләү, саклау, эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  өчен җайланмалар  һәм техник  чаралар алуга  лизинг шартнамәләре   буенча  кертемнәр өлешен  түләүгә  (лизинг әйберләренең  гомуми   хакыннан   8 проценттан  артык  булмаган  күләмдә).    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International