ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

27 мартта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  Татарстан  Республикасы муниципаль районарында  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары белән     белән язгы  кыр  эшләрен  ресурслар  белән  тәэмин  итү һәм 2019 елда агроиминләштерүне үстерү перспективалары  темасына  видеоконференция режимында  киңәшмә уздырды.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары    Илдус Габрахманов, Нәҗип Хаҗипов,     Тәлгать  Таһирҗанов,    профильле  бүлекләр  башлыклары,  иминләштерү компанияләре вәкилләре  һәм минераль ашламалар  җитештерү  һәм кайтару  белән  шөгыльләнүче  оешмалар  вәкилләре  катнашты.  

26 мартта Арча районының    «Кырлай» агрофирмасы   базасында  районында  авыл  хуҗалыгы   культураларын  игүнең заманча    технологияләре темасы  буенча   семинар-киңәшмә  узды,  анда  Арча һәм Әтнә муниципаль районнары хуҗалыкларының  җитәкчеләре  һәм    агрономнары  катнашты.  

26 мартта    «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе ярдәмендә  Балык  Бистәсе   районында  10 мәйданчыкта   мәгариф,  мәдәният, спорт,  авыл  хуҗалыгы өлкәләрендәге  актуаль  мәсьәләләр  буенча   семинарлар,  түгәрәк  өстәлләр узды.  

26 мартта “Россия  Федерациясендә җитен  җитештерү  тармагын  үстерү турында   видеоконференция режимында   киңәшмә узды,  аны  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат  Хатуов алып  барды. 

26 мартта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   Казан  дәүләт  аграр университеты һәм Татарстан  Республикасы    Фән һәм мәгариф  министрлыгы белән  берлектә  авыл  мәктәпләре  укучылары  өчен  Бөтенроссия  «АгроНТИ – 2019» конкурсына  багышланган    матбугат  конференциясен  үткәрде.  


26
март, 2019 ел
сишәмбе

26 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашында  Татарстанның  Фермерлар,  крестьян   хуҗалыклары  һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясе Советының  һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы  узды.  

 «Аграрий» сүзе  чыгышы  белән   латин сүзе.   «Ager» -  латинчадан «җир» дигәнне аңлата.   Җир  эшкәртүчеләр  һәм икмәк  үстерүчеләр  бүген  ни  белән  мәшгуль  соң?  Тышта  әле  калын  катлам кар  ятуга да, кар явып  торуларга  да  карамастан,  игенчеләрнең уе  инде  күптән кырда,  алар  кыш  уртасыннан  ук  язгы  чәчү  мәшәкатьләре  белән  яшиләр.    

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  2019-2020 елдарда  дәүләт сатып  алу   интервенцияләрен  үткәрү  турында  карар кабул  ителү очрагына  2019 елгы  ашлык  уңышына минималь бәяләрнең  чик  күләмен   Федераль  антимонополия  хезмәте  белән  (ФАС) белән килештерде.  


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Төмәндә  19 - 23 мартта    IХ Бөтенроссия  кышкы  спорт  уеннарының  финал  ярышлары  узды.  Ярышларда  барысы  Россия  Федерациясенең     57 субъектыннан  вәкилләр катнашты.   Татарстан  Республикасыннан  Спорт    делегациясе  ярышлар программасының  2  төре  буенча  катнашты: полиатлон һәм механизаторларның  төрле  көчләр сынашы (троеборье) буенча. Катнашучылар  республиканың    Актаныш һәм  Балтач  авыл  җирлекләреннән иде.   

24 мартта, “Казан  дәүләт аграр  университеты” югары  белем  бирү  ФДБМУсе  Механизация   һәм  техник   сервис институтының  укыту-демонстрация  үзәге  базасында   виноград  һәм  башка бакча-яшелчәчелек  культуралары   эшләнмәләреннән конкурс-күргәзмә  узды.   Чараны      «Казанская лоза»  һәм  Казан  дәүләт  аграр университеты  оештырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International