Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Төркия компаниясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Истанбулда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  һәм  «Konermak iç ve dış ticaret ltd Şti» Төркия  компаниясе генераль директоры  Мустафа Озкылыч Татарстан агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  проектларны  гамәлгә ашыруда  үзара  хезмәттәшлек  турында  килешүгә  кул  куйдылар.  

Килешү Марат  Әхмәтовның Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  җитәкчелегендәге  Татарстан  делегациясе  составында  Төркия  Республикасына   эш  сәфәре  нәтиҗәсендә  төзелде.  

Документ якларның  проектларны  гамәлгә ашыру  буенча  барлык  төр   эшчәнлекне  үстерүгә  юнәлдерелгән һәм авыл  хуҗалыгы  өлкәсендәге    проектларны  гамәлгә ашыру  буенча,   шул  исәптән    дәүләти-хосусый  партнерлык  механизмын  кулланып, алга  таба  үзара  файдалы  хезмәттәшлек  итүне  күздә  тотучы ниятләрен   ачыклый. Килешүдә,  аерым  алганда,  ашлык  эшкәртү  буенча  проектларны  гамәлгә ашыру,  тегермән  җайланмаларын  кайтару,  Татарстан территориясендә ашлык  чистарту  комплексларын, тегермәннәрне һәм  он  тарттыру  заводларын,   аларның эчке  цехлары   коммуникациясен  эшләп, технологик  проектлаштыру,  тегермәннәрне,  тегермән  комбинатларын һәм  заводларын реконструкцияләү  күздә  тотыла.     

Яклар,  ашлык  эшкәртү   объектларын  проектлаштыру,  җитештерү һәм  реконструкцияләү  максатында,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы өлешендә  үзара  файдалы  икътисадый хезмәттәшлекнең ролен   һәм  «Konermak iç ve dış ticaret ltd Şti» компаниясенең  технологик  мөмкинлекләрен  югары  бәялиләр.   

Моннан  тыш,  Марат  Әхмәтов  Истанбулда  кайбер  Төркия  компанияләре  җитәкчеләре  белән  очрашты  һәм  Татарстан агросәнәгать комплексына  инвестицияләр  җәлеп  итү  мөмкинлекләрен  өйрәнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International