Марат Әхмәтов: бүгенге көнгә Татарстанда 1,63 млн га җир чәчелгән

2019 елның 18 мае, шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  республикада  чәчү  кампаниясенең  барышы  һәм  терлекчелек  тармагын  үстерү  турында мәгълүмат  бирде. 

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин да  катнашты.

Марат  Әхмәтов чәчү  эшләренең  төгәлләнеп  килүе  турында  хәбәр  итте.    Бүгенгә  чәчү   1,63 млн. га, ягъни  планнан   93% мәйданда  башкарпылган.  Тагын    150 мең га гына  калган.  Сабан  культураларын  чәчеп  бетерү киләсе  атнага  планлаштырыла.  Төп  чәчү  белән  бергә  һәлак  булган  көзге  чәчүлекләрне  кабат  чәчү  дә  бара.   Тагын   100 мең гектардан  да  кимрәк  чәчәсе калды.    Шулай  ук  кайбер хуҗалыклар   кырларда  яклау  чараларын  да  актив  башкаралар.  

Аннары   министр бу  елның  4 аенда  терлекчелек  тармагы  күрсәткечләре  буенча  кыскача  мәгълүмат  бирде.   Төп  продукция  төрләре  буенча  узган  елга  караганда  уңай  динамика  күзәтелә.      430 мең    тонна  сөт  савылган,  үсеш  -  4%.  400 млн. данәгә якын  йомырка җитештерелгән (119%).

Терлек  итенә һәм кош  итенә  килгәндә,   ул,  2%ка артып,     132,7 мең  тонна  булды.  Ит  җитештерү  заманча  дуңгызчылык  комплекслары  исәбенә   арткан.   Тукай  районында «Феникс» ҖЧҖ тулы  куәткә – 12 мең  дуңгыз  йөкләнешенә  эшли  башлады.      «Камский Бекон», шулай  ук   Теләче  районында «Тукаш»,  Буа районында «Авангард»,   Балык  Бистәсе районында  «Агрокам», Саба  районында   «ТатмитАгро»  хуҗалыклары  технологик   циклда  өстәмә  резервларын   эшкә  җиктеләр. 

Кош  ите   җитештерү  1,5 мең тоннага,  ягъни     2%ка  арткан. Бу, башлыча, фермер хуҗалыкларына  дәүләт  ярдәме  чаралары  күрсәтү  нәтиҗәсе. Югары  үсеш  динамикасы   Лаеш, Мөслим, Тукай һәм Кукмара  районнары  хуҗалыкларында  күзәтелә.   

Марат  Әхмәтов  шулай  ук бүген  авыл  хуҗалыгы оешмалары  тарафыннан  һәркөнне    3700 тоннадан  артык  сөт  җитештерелүе  турында  әйтте,  бу  узган  елның  шушы  чорындагыга    150 тоннага,  ягъни  4%ка  күбрәк.  Гомумән,  ил  буенча  үсеш  3% тәшкил  итә. 

«Республика ил буенча  җитештерелә  торган  сөт  күләменең    7,5 процентын  тәшкил  итә һәм  төбәкләр  арасында  алдынгы  урынны  биләүне  дәвам. Бездән  соң   Краснодар  крае  бар,  анда  тәүлеклек  савым   күләме - 2900 тонна.   Воронеж һәм Киров  өлкәләрендә  –  2000әр  тонна», - диде министр. Ул, сөткә  сатып  алу  бәясе  республика буенча   килосы  23  сумнан артып китә,  диде,  бу    узган  елга  караганда   4 сумга  артыграк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International