Һәр дәүләт хезмәткәре өч елга бер мәртәбә үзенең биләгән вазыйфасына туры килүен билгеләү максатларында аттестация узарга тиеш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында законнар нормаларының үтәлеше даими игътибарда тора.
Граждан хезмәткәрләренә аттестация уздыру өчен аттестация комиссиясе төзелде, аның составына Министрлык җитәкчелеге һәм бәйсез экспертлар керде.
Аттестация уздырганда граждан хезмәткәренең турыдан-туры җитәкчесе граждан хезмәткәренең аттестация чорында үз вазыйфаларын ничек үтәве турында үзенең дәлилле бәяләмәсен бирә. Бәяләмәгә аттестация чорында граждан хезмәткәре тарафыннан башкарылган йөкләмәләр һәм ул әзерләгән документлар проектлары турында, граждан хезмәткәренең һөнәри хезмәт эшчәнлеге турында еллык хисапларга кертелгән белешмәләр өстәлеп бирелә, кирәк булганда, граждан хезмәткәренең үзенең җитәкчесе бәяләмәсенә карата аңлатма язуы бирелә.
2019 елның гыйнвар-май айларында уздырылган аттестация нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе тарафыннан Министрлыкның, шул исәптән аның Аппаратның һәм муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең 212 граждан хезмәткәренең биләгән граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүе турында карар кабул ителде.