Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган киңәшмәдә Министрлыкның коррупциягә каршы эш һәм аудит бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев коррупциягә каршы эшнең торышы турында мәгълүмат бирде.
Искәртеп узабыз, Министрлыкта Коррупциягә каршы комиссия һәм Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе кагыйдәләре үтәлеше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшли. Коррупциягә каршы стандарт таләпләре үтәлеше өчен комиссияләр составында җәмәгатьчелек вәкилләренең саны аның кимендә өчтән берен тәшкил итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы идарәләрендә шундый комиссияләр төзелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Коррупциягә каршы комиссия тарафыннан контроль-күзәтчелек органнарының күрсәтмәләре, бюджет акчаларының, шул исәптән субсидияләр бирү өчен бүленгән акчаларның максатчан кулланылышы, һәм башка мәсьәләләр карала. Утырышлар квартал саен үткәрелә. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе кагыйдәләре үтәлеше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе дәүләт хезмәткәрләренең хәбәрнамәләрен һәм мөрәҗәгатьләрен яисә башка башка мәгълүматны алар кергән саен карый. 2018 елда комиссия 6 утырыш үткәрде. Министрлыкның 8 дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү ихтималы турындагы хәбәрнамәләре каралды. Мәнфәгатьләре конфликты ачыкланмады.
«Коррупциягә каршы уздырыла торган эш коррупциячел хокук бозуларны кылырга мөмкин булган шартларны киметүгә юнәлдерелгән чаралардан санала», - дип билгеләп үтте Рәсил Гыйләҗев.
Коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча конкрет нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән юл карталары да шуңа хезмәт итә.
Рәсил Гыйләҗев хәбәр итүенчә, 2018 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коррупциячел хәтәрлекләр картасы эшләнгән, анда коррупциячел хәтәрлекләр җентекләп язылган. Моннан тыш, 2018 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елга кадәр коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертелгән, анда тикшерүләрнең төп юнәлешләре күрсәтелгән, мәсәлән, физик һәм юридик затларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча.