Татарстанда АПК продукциясен экспортлау 4%ка артты

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бу  елның  гыйнвар-март айларында  Татарстанның  агросәнәгать комплексы продукциясе    36,8 млн долларга  экспортланды.    «Бу  2018 елның  шушы  чорына  караганда    1,4 млн долларга  яки   4%ка  күбрәк», – дип билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге  башлыгы   Дмитрий Яшин, ул  шулай  ук  2024 елга республикадан  АПК  продукциясен  экспортлау  күләмен ике  мәртәбә  артттыруны  күздә  тотучы  максатчан  күрсәткечләрнең  раслануын  да  искәртеп  узды.  

Республикада  шулай  ук  АПК продукциясен  үстерү буенча  юл картасы проекты  әзерләнде,   экспортланучы  продукция исемлеге һәм  тармакның  эре  предприятиеләре буенча  2019 елга  фаразланучы  экспорт  күләмнәре    эшләнде.  

«Агымдагы  елда  республиканың  АПК продукциясен  308,1 млн доллар күләмендә  экспортлау  күздә тотыла», – дип  хәбәр  итте  Дмитрий Яшин.

Чит  илгә чыгарыла  торган  продукциянең шактый  өлешен  май  продукциясе  тәшкил  итәчәк – ведомство  исәпләүләре  буенча  ул 232,0 млн долларга  экспортланачак. 

Моннан  тыш,  быел  тышкы  базарларга 16,8 млн долларга - ашлык,  4,5 млн долларга - ит һәм сөт,   19,4 млн долларга - әзер  продукция, 35,4 млн долларга  башка   продуктлар чыгару планлаштырыла,  –  дип  өстәде Дмитрий Яшин.

Бүген  республиканың   АПК  продукциясе   уннарча ерак  һәм якын чит  илләргә  чыгарыла.   Продукцияне  экспортлаучы  эре  предприятиеләр  арасында    –   «Казан  майэкстракция заводы» АҖ,   «Нәфис-Биопродукт» АҖ, «Эссен продакшн АГ» АҖ,   «Таткрахмалпатока» АҖ,  «Татспиртпром» АҖ һәм башка   компанияләр  бар. 

Шуны  искәртәбез,   Россия  АПКсы  алдына     2024 елга  үзебезнең  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлауны  елга  45 млрд доллар  күләмендә  тәэмин  итү  бурычы  куелган. Илдә гамәлгә ашырыла  торган  «Агросәнәгать комплексы продукциясен  экспортлау»   федераль проекты    якындагы  берничә  елда  читкә  чыгарыла  торган  продукция күләмен  ике  мәртәбә  арттыруны  күздә  тота.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International