Татарстан студенты WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Игенчеләр  сараенда «Яшь  профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының «Авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»   компетенциясендә    җиңүчеләрне котлау   тантанасы  узды,  ярышлар  апрель  аенда  Ростов  өлкәсенең  Качкан поселогында  узган  иде.    

Тантанага ярышларда  җиңү яулаган  Сарман  аграр көллияте студентлары  һәм аларның  остазлары, шулай  ук  Казан дәүләт  аграр   университеты  галимнәре  чакырылды.

Чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов һәм  Олег Земсков, Министрлыкның    АПКны инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  башлыгы    Ришат Булатов һәм  фән, мәгариф һәм инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы    Наил  Хәмидуллин  катнашты.

  Сарман аграр көллиятенең  4 нче  курс  студенты    Азат Тимербаев «Яшь  профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының «Авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»   компетенциясендә    җиңүче булып  танылды.   Моннан  тыш,    шул  ук  көллиятнең  3 нче   курс  студенты    Булат Хәлиуллин Бөтенроссия  һөнәри   олимпиадасында  аграр  юнәлештәге  һөнәри  белем  бирү  оешмалары  арасында  җиңүче  булды.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов очрашуда  катнашучыларны  сәламләп,    чемпионатта  һәм олимпиадада  Татарстан  вәкилләренең  үзләрен  лаеклы  яктан  күрсәтүләрен,  алар      яулаган җиңүнең тырышып һәм зур хезмәт  кую нәтиҗәсе  булуын  билгеләп  үтте.  «Бары  тик  ныклы  белем  һәм  тырышлык  белән  генә  практик  күнекмәләрдә  уңышлар  китерергә  мөмкин», – диде министр  урынбасары,  студентларны  һәм аларның  остазларын  котлап.  

Олег Земсков көллияттә укучыларны  үзенең  хезмәттәшләре  дип атады.    «Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезгә  мин  хезмәттәшләр буларак эндәшәм, чөнки  сез авыл  хуҗалыгы тармагының  киләчәге.   Безнең  республика уңышына керткән өлешегез -  бүләгегез  өчен  олы  рәхмәтемне  белдерәм», – дип,  министр  урынбасары  җиңүчеләрне  котлады.   

Бүләкләү  тантанасында    Азат Тимербаевка һәм  Булат  Хәлиуллинга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәхмәт  хатлары һәм акчалата  премияләр  тапшырылды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәхмәт  хатын  шулай  ук «Авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»   компетенциясе буенча  (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатында   катнашуга  студентлар  әзерләүгә зур  тырышлык  керткән  Сарман аграр  көллияте мөгаллимнәре    Илшат Гәрәев, Данир Хәсәншин, җитештерүгә өйрәтүче  остаз   Фәнис Мөхәммәтшин, көллият  директоры  Зөбәер Әгелтдинов алдылар. Шундый  ук  бүләк    Казан  дәүләт аграр  университеты  мөгаллиме, кафедра  мөдире  вазыйфаларын башкаручы, доцент Дамир Хәлиуллинга, доцентлар Фәрит Шәфигуллинга һәм  Александр Матяшинга  бирелде.

WorldSkills Russia чемпионатында  җиңүче    Азат Тимербаев, чемпионат  ярышлары   Ростов  өлкәсендә    25 апрельдә узды,  аларда    50дән артык  катнашучы  булды,  дип сөйлде.    

«Биремнәр җиңел  түгел  иде – CLAAS AXION 820 тракторын диагностикалау,  МТЗ-92П экскаваторын көйләү,   МТЗ-1523 клапаннарын  һәм кабызу  системаларын  көйләү.  Боларны  эшли  алуыма һәм беренче  урынны  алуыма мин  бик  шат. Чемпионатка  әзерләнүдә  ярдәм  иткән өчен  мин үземнең  укытучыларама   бик рәхмәтле», – дип әйтте  Азат Тимербаев.

Киләчәккә  планнар  турында  сөйләгәндә,  ул  инженер  һөнәрен  алу  өчен   документларын    Казан дәүләт  аграр     университетына  тапшырырга  уйлый. 

Булат Хәлиуллин Бөтенроссия    олимпиадасында «Авыл  хуҗалыгы техникасын  йөртү»     номинациясендә  җиңүе  турында  сөйләде.   «Олимпиада   апрельдә Мәскәү  өлкәсенең    Луховица  шәһәрендә  узды», – диде  ул. Алдагы  планнарга  килгәндә,     Булатның   көллияттә  тагын  бер  ел  укыйсы  калган,  аннары,    Азат Тимербаев кебек,   Аграр  университетка керергә  уйлый.  

Искәртеп  узабыз, бу  көннәрдә,  20 - 24 майда, Казанда  һөнәри осталык  буенча  WorldSkills Russia  илкүләм  чемпионаты  уза.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  компетенцияләре  буенча  яшьләр  «Икмәк әйберләре пешерү» һәм «Ветеринария» юнәлешләре  буенча  үз осталыкларын күрсәтәләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International