Компетенцияләр үзәге фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда ярдәм итүне оештыру өчен продукция каталогын төзи

2019 елның 21 мае, сишәмбе

20 майда  Татарстан  Республикасы Сәүдә-сәнәгать   палатасында    «Нәтиҗәле партнерлык: шәһәр һәм авыл» темасына түгәрәк  өстәл  узды,  аны    «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге» ДБУ һәм  Сәүдә-сәнәгать   палатасының     Эшкуарлыкны  үстерү  һәм аңа  ярдәм  итү  департаменты  оештырды.   Очрашу      «Татарстан  Республикасы эшкуарлыгының язгы  атнасы  -  2019» бизнес-форумы  кысаларында  узды.  Чарада  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сата  торган интернет-мәйданчыкларны  оештыручылар,      үз продукциясен  сатуга  чыгару  белән  кызыксынучы  кече  хуҗалыклар,  авыл  хуҗалыгы   кооперацияләре вәкилләре катнашты.  

Чарада  катнашучылар авыл  хуҗалыгы продукциясен  сату  өчен  көйләнгән “Цифрлы артель AGRARIUM” һәм «Станция «Плантация» электрон мәйданчыклары  белән  таныштылар.  

Цифрлы артель AGRARIUM электрон Агросәнәгать паркын булдыруны  үз  эченә  ала.    Платформада  катнашу  өчен  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүче  теркәлергә тиеш һәм ул  шуннан  соң  үз  продукциясен  сату  һәм аның  каталогын  төзү  өчен  үзенең  шәхси кабинетыннан  файдалану  мөмкинлеген   ала.  

 «Цифрлы  авыл» электрон мәйданчыгы авыл  кешеләренә курьерлар  булырга,  аларга  шәһәр товарларыннан һәм хезмәтләреннән  файдаланырга   ярдәм  итә,  ә  җитештерүчеләргә  товар сатудан  кэшбэк алырга  булыша.      Бүгенге  көнгә    «Цифрлы  авыл» проекты  Балык  Бистәсенең  халык    саны  уртача 500 кешедән  ким  булмаган  13 авылында  эшли.  

 «Станция Плантация» проектының  нигезен  дөрес  туклану  продуктлары  тәшкил  итә,   ул  сатып  алучыларга  өйдән чыкмыйча  фермер продуктларын  сатып  алырга  мөмкинлек  бирә,    ә  фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитешерүчеләренә    артык  мәшәкатьләнмичә, курыкмыйча һәм кыска  срокларда  үз  продукциясен  сатарга мөмкинлек  тудыра.   Бу – кече  җитештерүләр  өчен   Россиядә  беренче    маркетплейс.

Аннары киңәшмәдә   «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге» ДБУ   директоры   Илнур Хәбибуллин Үзәкнең  максатлары  һәм бурычлары  турында  сөйләде.   Ул,  Компетенцияләр үзәге авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  һәм кече  хуҗалыкларның  инфраструктурасын  булдыру  һәм үстерү буенча  оештыру  чараларын  гамәлгә ашыру,  шулай  ук  дәүләт  программаларын  гамәлгә ашыруга  ярдәм  итү  мәсьәләләре  белән  шөгыльләнә,  дип  билгеләп  үтте.    

Хәзерге  вакытта Компетенцияләр үзәгендә продукцияне  сатуда  ярдәм  итүне  оештыру  өчен  кече  хуҗалыклар  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары вәкилләре  тарафыннан  җитештерелә  торган  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  каталогы  төзелә.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исегезгә  төшерә:  теләүчеләр  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге»  дәүләт бюджет  учреждениесенә (ДБУ) (843)221-77-40 телефоны  аша  мөрәҗәгать  итә ала, сайт цкскрт.рф.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International