Хезмәт кешеләре: Әгерҗе районыннан алтын йөрәкле эшкуар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм аны  уңышлы  алып  баручы   кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе  -   Әгерҗе  районыннан  КФХ башлыгы  Исмәгыйлев Рамил Сәлих  улы. Уд үзе  инвалид  була  торып,  16 авылдашын  эшле  итә,     630 гектар  җир  эшкәртә,  130 баш  эре  мөгезле  терлек  тота.  

Эшкуар тирәсендә   эш  гел  кайнап тора.   Күптән  түгел  генә  әле  ферма, сыер абзары ремонтлап  бетергән,  склад  һәм  1  млн.  сумга  терлекчеләр  йорты төзегән.  Бер  үк вакытта  агач  эшкәртү  белән  дә шөгыльләнә,  ел  саен      1300 куб. агач  эшкәртә.   

Әгерҗе  эшкуары    Рамил Исмәгыйлев чын  мәгънәсендә хезмәт  сөючән кеше, ул  киләчәкне  күздә  тотып  эшли.   Күп кенә  сәламәт  кешеләр    эш юклыктан зарланганда, инвалид   коляскасында  йөрүче  Рамил  яңа  эш  табып  кына  тора: ташландык  фермаларны  торгыза,  авылдашларына  булыша.     

Эшкар  үзе  турында  күп  сөйләргә  яратмый,  әмма  аның  турында  авылдашлары  рәхәтләнеп  сөйли.     «Эш өчен  бөтен  шартлар  тудырылган.  Печәнне  һәм саламны  кул белән  салабыз,  су  торбалар  аша  керә.   Аерым  бинада    - азык  әзерләү кухнясы. Биредә  без  солы  һәм арпа  пешерәбез.    Эш беткәннән соң  ял  итеп  алу  өчен  бүлмә  дә  бар», - дип  сөйли  Исмәгыйлев  фермасында  бозау  караучы  булып  эшләүче   Ольга Колбина.  

Рамил Исмәгыйлев үзе белән бергә  эшләүчеләрнең  һәрберсенә  бик  игътибарлы,  ул алар  өчен   яхшы  хезмәт  шартлары  тудырып кына калмыйча, аларны әтиләрчә  кайгырта,    авыр  вакытларда  аларга  ярдәм  итәргә     ашыга.   Мәсәлән,  аларны  бушлай  ашлык  белән  тәэмин  итү  мөмкинлеген  тапты.     «Һәрбер  кешенең  шәхси хуҗалыгы  бар бит.  Без аларның  терлекләрен  дә  азык  белән  тәэмин  итә  алабыз   бит», - дип  саный  Рамил Исмәгыйлев.

«Эш башлаганда безнең  бары  тик  бер  тракторыбыз  бар  иде, - дип  искә  ала фермер, -  ә  хәзер  техникабыз  шактый артты: 4 трактор, 2 КамАЗ, 1 комбайн».  Исмәгыйлев   район хакимиятенә  һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  печән  пресслау  агрегатын  алуда  ярдәм  итүләре  өчен  рәхмәт  белдерә.  

Рамил Сәлих улы  тагын  умартачылык  белән  дә  шөгыльләнергә  уйлый.    Бернинди  шик  юк,  аның  хезмәт сөючәнлеге һәм  ташып  торган  көче  тормыштагы  барлык  планнарны  башкарып  чыгарга  ярдәм  итәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International