Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар. 16 апрельдә Министрлык белгечләре тырма, көрәк алып, Игенчеләр сарае каршындагы территорияне чистартырга чыктылар.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе уртак утырыш уздырдылар. Парламентта республика дәүләт хакимите органнарының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстанда якын арада кертелә торган яңа җитештерүләр тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде.
Бу хакта сүз 15 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, анда агымдагы елда авыл хуҗалыгын иминләштерү мәсьәләсе каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПКның төбәк органнары һәм республика территориясендә дәүләт ярдәмендә иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Аксубай муниципаль районының Иске Тимошкино (Старое Мокшино) авылында вешенка гөмбәсен үстерү цехын ачкан Анатолий Самаренкин.
Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә эре мөгезле терлекләрнең генетик тәңгәллеген билгеләү методикасын гамәлгә керттеләр. Идарәнең мәгълүмат-аналитик һәм хуҗалык бүлеге башлыгы урынбасары Наил Фәйзрахманов әйтүенчә, Россельхознадзорның Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә эре мөгезле терлекләрнең генетикасы буенча типларын билгеләү методикасын гамәлгә кертүне төгәлләделәр, ул микросателлит маркерларны анализлауга, ягъни ДНК дәрәҗәсендә билгеләүгә нигезләнә.
13 апрельдә, Зәй районында Агросәнәгать паркы территориясендә беренче язгы ярминкә узды. Кунакларны кулай бәяләрдән сыйфатлы фермер продукциясе белән каршы алдылар, шулай ук күңелле концерт программасы да оештырылган иде.
13 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан бакчачылары берлеге конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.
Техник модернизацияләүнең авыл хуҗалыгы продукциясен конкурентлыкка сәләтле итүнең төп шартларыннан берсе булуы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар алып килде. Язгы ярминкәдә беренче мәртәбә Идел буе районы мәйданчыкларына үз продукциясен «Үзәк» СПСПСК алып килгән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.