Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Росссия яшьләре инициативаларының грант конкурсында җиңүче булды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр  берләшмәсе   Яшьләр  эшләре  буенча   Федераль агентлыкның  Бөтенроссия  яшьләр  проектлары конкурсында  җиңүчеләр  исемлегенә  керде.  

Аграр  яшьләр  берләшмәсе «Мөстәкыйльлек   мәктәбе: авыл  җирендә  яшәүче  яшь гаиләләрнең финанс  грамоталылыгын  арттыру буенча  интенсив курс" проектын гамәлгә  ашыру  өчен  600 000 мең  сум  күләмендә  грант  ярдәме  алды.    

Проект командасы,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, башка  партнерлар,     профильле  министрлыклар   һәм  ведомстволар белән  берлектә,    Татарстан  Республикасының  авыл  территорияләрендә  яшәүче  яшь гаиләләрнең  финанс  грамоталылыгын  арттыруга  юнәлдерелгән белем  бирү программасын  оештыруны  планлаштыра. 

Яшь гаиләләргә  авылда үзләренең эшен  оештыру  мөмкинлеге  хакында мәгълүмат бирү  максатында,  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында    җыелма  мәгълүмат   бюллетенен эшләү  һәм  аны  проектта  катнашучылар  арасында  тарату  планлаштырыла.    

Проектта  катнашучылар  арасында  тест   уздыру  планлаштырыла,  аның     нәтиҗәләре  буенча  команда  түбәндәге  мәсьәләләргә  кагылышлы  эшлекле  уен  әзерли: 

-   финанс  операцияләренә  кагылышлы  бәхәсләрне    хәл  итә  белү;   

- финанс  оешмалары  белән  үзара  мөнәсәбәттә  булганда, үзеңне  яклау    турында  мәгълүмат  алу;  

 - алдауга  корылган  финанс  схемаларын тәңгәлләштерә  белү; 
 -   пенсия  тупламаларын,  дәүләт  түләүләрен планлаштыру  ысулларын  белү;   

- авылга  бирелә торган   дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  мәгълүмат  алу.

Татарстан  Республикасының 43 муниципаль районыннан яшь гаиләләр  белән  7 күчмә  очрашу  уздыру  планлаштырыла.  

 Бу  очрашулар  йомгаклары  буенча  яшьләрнең  финанс  грамоталылыгын  арттыруга  юнәлдерелгән  яшьләр  чараларын  гамәлгә ашыру  буенча  методик  күрсәтмәләр  эшләнәчәк.  

Проектны  гамәлгә ашыру  бу  елның  августына  планлаштырыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International