Бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлау эшләренең барышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

18 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат  Хәбипов рәислегендә,  Татарстан бакчачылары  берлеге  рәисе   Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылары  берлеге,  республика  министрлыклары,    ведомстволары вәкилләре катнашында  киңәшмә узды,   анда  2019 елның  1 яртыеллыгында    коммерциягә карамаган бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләренең тышкы  инженерлык инфраструктурасы  объектларын    капиталь  ремонтлауның   барышы турында  фикер алыштылар. 

 Ришат Хәбипов, 2019 елда  бакчачылык  ширкәтләренең  тышкы  инженерлык инфраструктурасын норматив  хәлгә  китерү  буенча  эшләрне  дәвам  итү  өчен   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның 20 декабрендәге  №3525-р номерлы  күрсәтмәсе  белән   550 млн сум  акча бүлеп  бирелде, дип  билгеләп  үтте.  22 районда -  су  белән  тәэмин  итү объектларын һәм каты  көнкүреш  калдыклары мәйданчыкларын  ремонтлау  өчен исемлекләр  расланды,  12 районда  -  хуҗалыкларның  электр  челтәрен  ремонтлау  буенча,  12  районда  - керү  юлларын  ясау  буенча. 

 Министр урынбасары  2017-2018 елларда  бу  өлкәдә  башкарылган  эшләргә  ясалган  йомгаклар  турында  кыскача  сөйләп  узды.   Киңәшмә  барышында  шулай  ук  2019 елның  1 яртыеллыгындагы  эшкә  йомгаклар  ясалды.    Бүгенге  көнгә бакчачылык  ширкәтләрендә  капиталь   ремонт  буенча  түбәндәге  эшләр  эшләнгән:

- 11  муниципаль районда  63 коммерциягә карамаган  бакчачылык ширкәтендә (СНТ)  электр  челтәре  хуҗалыгы  объектларына капиталь   ремонт кирәк.  2019 елның    июлендә сатып  алу  эшләре  кысаларында   төзелеш-монтаж эшләренә Дәүләт контрактлары төзеләчәк.  Капиталь ремонтны  төгәлләү бу  елның  ноябренә  планлаштырыла;  

- 29 бакчачылык  ширкәтенең  керү  юлларын. Хәерге  вакытта   2 объект  тулысынча  әзер,  6сында   төзелеш-монтаж эшләре  бара,  калган    объектларга  торглар  уздырыла. Эшләр   26%ка җашкарылган, 2019 елның октябренә  төгәлләүне  планлаштыралар;

- су  белән  тәэмин  итү  объектлары  һәм  каты  көнкүреш калдыклары  мәйданчыклары  буенча - 21 муниципаль районда. Каты  көнкүреш калдыклары  мәйданчыкларын ремонтлау  буенча төзелеш-монтаж эшләренә  һәм  хуҗалык-көнкүреш  суы  белән  тәэмин  итү  системаларын      капиталь  ремонтлау  буенча  проект-смета  документациясен  үтәүгә    Дәүләт контракты төзелде.   

«Программада  катнашырга  теләк  белдергән  бакчачылык  ширкәтләренә эчке инфраструктураны  ремонтлау  буенча  финанслашу  акчаларын  бүлү  өчен  кыска вакыт  эчендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  тулы  докуменитлар  пакетын,  шул  исәптән  счетларыннан  акча булу  турында  белешмә  тапшырырга кирәк», - дип, басым  ясады    Ришат Хәбипов катнашучыларга.

Искәртеп  узабыз, республикада  эчке һәм тышкы  инфраструктура объектларын ремонтлау  буенча  бакчачылык  ширкәтләренең чыгымнарын  финанслашу  программасы  эшли.   Программаның  асылы  шунда,  мәсәлән, бакчачылык  ширкәте ремонтка  тоткан  һәр  мең  сумга  дәүләт  ике  мең  сум  өсти. 

Эчке  инженерлык инфраструктурасы  объектларын (электр чыбыкларын,    су  белән  тәэмин  итү  системаларын, эчке  юлларны) ремонтлау  буенча  финанслашу  программасында  катнашырга  теләүче  бакчачылык  ширкәтләре    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлегенә   мөрәҗәгать  итә  алалар,  ә  тышкы   инфраструктура   (керү  юллары, каты  көнкүреш  калдыклары мәйданчыклары, су  белән  тәэмин  итү  системалары) буенча  - үз  районының Башкарма комитетына. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International