Татарстанның Актаныш районында тулаем тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте

2019 елның 18 июне, сишәмбе

17 июньгә районның  авыл  хуҗалыгы оешмаларында  һәм  крестьян  (фермер) хуҗалыкларында    тулаем  тәүлеклек савым  200,1 тонна булды.   “Шундый  күрсәткечләргә  ирешү безнең район  тарихында  беренче  мәртәбә. Бу  узган  елның  шушы  датасына   караганда  27,9 тоннага  яисә   16%ка күбрәк», – дип, хәбәр  итте  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Айдар Мирхәйдәров.

Районда  сөт  җитештерүне  арттыруга  үзләреннән  шактый  өлеш  кертүчеләр  арасында:   «Ташкын» ҖЧҖ – узган  елның  шушы  датасына карата тәүлеклек  савым - 133%,  «Таң» ҖЧҖ – 130%, «Әнәк» агрофирмасы   – 115%, «Актаныш» агрофирмасы  – 111% һәм башкалар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләреннән күренгәнчә,  Актаныш  районы республиканың  тәүлеккә  200 тоннадан  артык  сөт  җитештерүче  муниципаль районнары  буенча  дүртенче  булды.  

«Бу күрсәткеч  буенча  Кукмара  районы  иң  алда бара, 17  июньгә  анда  тәүлеклек  савым    273 тонна  тәшкил  итә,  бу  узган елның  шушы  датасына  караганда    9%ка күбрәк», – дип  төгәлләштерде  Министрлыкның  терлекчелек  тармакларын  үстерү бүлеге  башлыгы  урынбасары    Ирек Гибадуллин. Аның  әйтүенчә,  икенче  урында  – Балтач  районы  – 254,5 тонна  (үсеш 18%), өченче  урында   – Әтнә районы  – 219,4 тонна (үсеш 12%).

Республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  17  июньгә  тулаем  тәүлеклек  савым   3 мең 961,4 тонна  булды,  бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда   133,5 тоннага (103,6%) күбрәк.

Ирек Гибадуллин билгеләп  үткәнчә,  бу  елның  гыйнвар – май айларында  республикада   авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан     549 мең  тоннага  якын  сөт  җитештерелгән,   бу  узган елгы  күрсәткечкә   карата 104% тәшкил  итә.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  белешмәләреннән  күренгәнчә,  Татарстан  товар  сөтен  җитештерү  һәм  сату  буенча   Россия  Федерациясе субъектлары  арасында иң  алда  бара.  Шулай  итеп,  10 июньгә  ведомствоның  оператив  белешмәләре  буенча,  илебезнең  авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан  тәүлеккә  48,7 мең  тонна  сөт  сатылган,  бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    3,5%ка күбрәк.      Шул  ук  вакытта,  тәүлеккә  иң  күп  сөт  сатуга  ирешкән төбәк  –  Татарстан  – 3,7 мең  тонна. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International