Татарстан сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышанычлы рәвештә алда бара

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 14 майга  тәүлеклек  сөт сату   күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,7 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.

 Тәүлеклек  сөт  сату  күләмнәре  буенча    топ-10 төбәккә  шулай  ук      Новосибирск    (1,9 мең   тонна), Киров   (1,8 мең   тонна), Свердловск    (1,7 мең   тонна), Ленинград   (1,6 мең   тонна), Белгород   (1,6 мең   тонна), Мәскәү  (1,5 мең   тонна), Түбән Новгород  (1,5 мең   тонна), Вологда   (1,3 мең   тонна) өлкәләре,   Удмуртия Республикасы (1,9 мең тонна) һәм Башкортостан  Республикасы (1,5 мең  тонна) керә.

Илнең авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  бер  сыердан  уртача  тәүлеклек  савым   17,72 кг тәшкил итте, бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    0,94 кг-га  күбрәк. 

«Республикада  17 июньгә    авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  тулаем  савым    3961,4 тонна тәшкил  итә,  бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    103,6 тоннага күбрәк», – дип  билгеләп  үтте  Министрлыкның  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Сирень Нигъмәтҗанов.

 Шуны  да  әйтергә  кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан  агросәнәгать комплексының  өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе һәм республикада  сөт  җитештерүгә  һәм сатуга  Министрлык  тарафыннан  күрсәтелә  торган ярдәм   аркасында  уңай  нәтиҗәләргә  ирешелә.  

Татарстан  Республикасы буенча  2019 елның  17 июненә   савым һәм сөт  сату  турындагы  оператив мәгълүмат  белән безнең  сайтта  “Оператив  мәгълүмат” бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

 .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International