12 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Фән һәм техниканы үстерүгә финанс ярдәме буенча Бөтенкытай ассоциациясенең Венчур инвестицияләр комиссиясе Генераль секретаре, Югары технологик һәм инновацион индустрия өлкәсендә Евразия базарын үстерү буенча стратегик хезмәттәшлек берлеге Рәисе Сю Сяопин ханым белән очрашты. Очрашуда шулай ук Beijing Public Trust Management Consultant Ltd консалтинг департаменты генераль директоры урынбасары Сян Лю, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Шимбә көнне, 13 апрельдә, иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
“Быел яз иртә килде. 1985 елда 11 апрельдә без язгы чәчүне башлаган идек, быел менә шул көнне язгы кыр эшләренә керештек. Күпьеллык үләннәрне тырмалауны, көзге культураларны тукландыруны, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны 12 апрельдә башларга торабыз. Техника чәчүгә әзер. 10 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия машина-трактор паркының, башка техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген уңай бәяләде. Моңа кадәр 4 апрельдә бенең үзебезнең комиссия белән дә техниканың әзерлеген тикшергән идек”, - дип билгеләп үтте Актаншы муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм районның җаваплы затлары катнашында уза торган агроконференцияне ачып. Конференция эшендә шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп фәнни эшчәнлекне алып баручы галимнәр, Башкортостаннан галимнәр, ике республиканың да нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Дөньяда талантлы музыкантлар, рәссамнар, инженерлар, оештыручылар бар, әмма тагын әле талантлы гади эшчеләр дә була. Көндәлек хезмәте белән атказанган һәм ихтриам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Малышева Клавдия Филипповна.
Татарстанда җиде муниципаль районда кырларда дым каплатуга керештеләр. Министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков сүзләреннән күренгәнчә, республикада бу эшкә беренчеләрдән булып Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Зәй, Сарман муниципаль районнары игенчеләре кереште.
9 апрельдә «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кушуы буенча Дубайда Еллык инвестиция форумы (Annual Investment Meeting 2019) кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгының тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде белән очрашты. Халыкара очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖ генераль директоры урынбасары Әнвәр Мәүләнов, Татарстан Республикасының Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе вәкиле Илнур Гайнуллин, «Хәләл Агро Трейд» сәүдә йорты вәкиле Адел Хисмәтуллин катнашты.
Зәй районында авыл хуҗалыгы техникасының бу елның язгы чәчү кампаниясенә әзерлегенә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында узган район конкурсына йомгаклар ясадылар.
10 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия Нурлат районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
10 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Алтай крае делегациясе белән очрашты. Делегация составында Татарстанга үзебезнең илнең авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче эре компанияләр җитәкчеләре килде, болар: «Рубцов запас частьләр заводы» ЯАҖ, «Агроцентр» ҖЧҖ, «СиСорт» ҖЧҖ, «Алтайснаб» ҖЧҖ, «Злата агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖ һәм Алтай крае Губернаторы һәм Хөкүмәте администрациясе белгечләре. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.