Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовны юбилее белән котлады

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтовны 65 яшьлек    юбилее белән  котлады.  

«Хөрмәтле  Марат  Готыф  улы! Сезне  65 яшьлек   юбилей  бәйрәмегез  уңаеннан  чын  күңелдән  котлыйм.

Республиканың  иң  тәҗрибәле  җитәкчеләреннән  берсе буларак,  Сез ике дистә  ел  дәвамында  Татарстанның  төп  икътисад  тармагы булган  агросәнәгать комплексына  уңышлы  җитәкчелек  итәсез.   Сез үз  эшчәнлегегезне  илдә  катлаулы  үзгәрешләр  чорында  башладыгыз, һәм бүгенге  көндә  республика авыл  хуҗалыгының  иң  яхшы  тармак  традицияләре, җитештерү  куәте  сакланып  калуда  һәм  аннары  авыл  хуҗалыгы  тармагының базар  шартларында  яңа  үсеш  дәрәҗәсенә  чыгуында  Сезнең өлешегез бик  зур, әлбәттә.  

Сез һәрвакыт  авыл  хезмәтчәннәре мәнфәгатьләрен яклауда  нык  тордыгыз һәм  торасыз, үзегезнең  тармакка тугры  калып,  аны  техник  һәм технологик  яктан  уңышлы  тәэмин  итү, инновацияләр  кертү, социаль инфраструктураны камилләштерү һәм авыл  кешеләренең  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрү   өчен  Сез үзегезнең  бай  хезмәт  һәм  тормыш  тәҗрибәсен, белемнәрегезне, булган бар көч-куәтегезне нәтиҗәле  кулланасыз.  

Үзебезнең  Татарстаныбызны   баетуда,  аның  данын  арттыруда  озак  еллар   нәтиҗәле хезмәт итүегез  өчен Сезгә  олы  рәхмәтемне җиткерәм.   Сезгә нык  сәламәтлек,  гаилә  бәхете,  күңел  күтәренкелеге, хәерле  озын  гомер  һәм  киң кырлы, шул  ук вакытта  үтә  дә  җаваплы  эшегездә  алга  таба  да  уңышлар  юлдаш  булуын  телим!».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International