“Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга ярдәм» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен     крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын     сайлап алу конкурсына  йомгаклар  ясалды,  дип  хәбәр  итә.      Грантларның  гомуми  суммасы    250 млн. сум  тәшкил  итә, шуннан  145 млн. сумы  -    федераль  бюджеттан, ә  105 млн сумы   республика  бюджетыннан бирелде. 

36 муниципаль районнан конкурска  кертелгән  132   крестьян (фермер) хуҗалыгыннан  105 КФХ   грантларга  ия  булдылар.  Иң күп  җиңүчеләр    Чистай  районыннан  (11 КФХ), аннан соң Саба районыннан  (8 КФХ), Балык  Бистәсеннән  (6 КФХ), Азнакайдан, Түбән Кама, Яңа  Чишмә,  Сарман, Мамадыш муниципаль районнарыннан  (5әр КФХ). Җиңүчеләрнең  тулы  исемлеге  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында    сылтама буенча  танышырга  мөмкин. 

Грантлар  алучылар  күбесенчә  ит һәм сөт  терлекчелеге  буенча,  ат,  сарык,  кош-корт  үрчетү буенча,  шулай  ук  җиләк-җимеш  культуралары, бәрәңге үстерү,  ачык һәм  ябык  грунтта  яшелчә  үстерү, бөртекле,  кузаклы  һәм  азык  культуралары  үстерү  буенча  проектларны  гамәлгә ашырачаклар.  Грантлар  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  техник-икътисадый дәлил   нигезендә  максатчан  чыгымнарны  финанслашу  шартларында  түләүсез   нигездә  бирелә.  

 «Соңгы  елларда  авыл  хуҗалыгы җитештерүен  автоматлаштыру һәм авыр  кул  хезмәтен  техникага  алыштыру  исәбенә  агросәнәгать комплексы  оешмаларында  эш  белән  тәэмин  ителгән  кешеләр  саны  кими  бара.    Әлбәттә инде,  аларны  эшкә  урнаштыру, керемле  итү     проблемасы  килеп  чыга,  боларны  хәл  итү  буенча  республикада  үзара  бәйле  чараларның  тулы  бер  комплексы  эшли.   Яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  программасы  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрүгә, халыкның  үзмәшгульлеген  тәэмин  итүгә, авылда  яшьләрнең  эшлекле  активлыгын  арттыруга,  авыл  тормыш  рәвешен  саклап  калуга  юнәлдерелгән», - дип  билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов.

Министрлык яңа  эш  башлаучы  фермерлар тарафыннан  акчаларның  максатчан  тотылуын  тикшереп  торуны  тәэмин  итә һәм, грантны  максатчан  юнәлештә  тотмау  һәм (яисә)  аларны  алу  өчен  дөрес булмаган   белешмәләр  һәм документлар  бирелү фактлары  ачыкланса,  бирелгән  грантлар  Министрлыктан   тиешле  таләп  алынган  датадан алтмыш  көн  эчендә   кире  кайтарылырга  тиеш,  дип  искәртә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International