ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     Чехия Республикасы   делегациясе белән очрашты, аның  составында  Россия  Федерациясендә Чехия Республикасының гадәттән тыш һәм вәкаләтле  илчесе    Витезслав Пивонька әфәнде, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең   аграр   дипломаты    Никола Грушкова ханым, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең  беренче секретаре   Ян Йиндрих әфәнде  һәм Чехия Республикасында  Татарстан  Республикасы вәкиле   Зөфәр Абдулгалиев катнашты.

Татарстанда    күрелгән чаралар  аркасында  быел карабодайга  бәяләр  үсешен  туктатып  калуга  ирешелде.  Бу  хакта  кичә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  утырышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов хәбәр итте.

26 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты   утырышы  узды,  анда  бу  елның  III кварталында  «2013 - 2022 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм    һәм азык-төлек      базарларын    көйләү» дәүләт программасын    үтәү  дәүләт программасы  каралды.  

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  

Татарстан  Республикасының коммерциягә карамаган  оешмалары  һәм бизнес вәкилләре  өчен  «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү  башланды.  Фестиваль   2019 елның  7 декабрендә  10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр  “Казан” Халыкара  ат-спорт комплексында узачак,  адресы:   Казан шәһәре, Патрис Лумумба  ур.,  47А/1 йорт.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Казан  дәүләт аграр университетының иң яхшы   5   студентына  һәм Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясенең  иң яхшы  5 студентына  Россельхозбанктан беренче  мәртәбә  тантаналы  рәвештә исемле  стипендияләр  тапшырдылар. Студентлар  ай  саен   10 мең сум  стипендия  алачаклар. 

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов Ташкентта авыл  хуҗалыгы  техникасы  заводында  булды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, җитештерүгә   интенсив  технологияләр кертү  һәм культураларның яхшыртылган  күрсәткечле  сортларын  куллану   авыл  хуҗалыгында   югарырак  уңышларга  ирешү  мөмкинлеген бирде,  дип белдерә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл  хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  2020 елдан  гаилә  терлекчелек  фермаларына  ярдәм  бирүнең кайбер  кагыйдәләре  үзгәрәчәк.  


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Килсә  елда  Татарстанда  узачак   Халыкара  яшьләр    конгрессында  катнашуларын    30 ил  раслады  инде.  Бу хакта   23 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   АПКның  яшь хезмәткәрләре     арасында узган  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы»   конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан  Республикасы   Аграр яшьләр берләшмәсе  рәисе    Диләрә Шувалова хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International