Авыл хуҗалыгында илкүләм проектлар кооперацияне үстерүгә юнәлдерелгән

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты   утырышы  узды,  анда  бу  елның  III кварталында  «2013 - 2022 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм    һәм азык-төлек      базарларын    көйләү» дәүләт программасын    үтәү  дәүләт программасы  каралды.  

Дәүләт программасын  үтәү йомгаклары  турындагы  нотык  белән Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов чыгыш  ясады.  Бу  елның    9 аенда  АПКны  үстерүгә     9,9 миллиард сум  акча  бирелде, шуның  3 миллиарды  –   федераль  бюджеттан. Гыйнвар-сентябрь айларында    республиканың  барлык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең гомуми продукция  күләме    190,7 миллиард сум  тәшкил  итте.

«Авылда  кече  хуҗалыклар  эшкуарлыкныи  үстерүдә һәм  авыл  территорияләрен  тотрыклы  үстерүдә  төп  рольне уйныйлар», – дип  аңлатты Ришат Хәбипов.

2019 елның  10 аенда   КФХ  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан     598 мең  тонна сөт  җитештерелгән,  шул  исәптән    КФХлар  тарафыннан   – 145,5 мең тонна, тере үлчәмдә  терлек  һәм кош - 87,7 мең  тонна,   308 млн данәдән  артык  йомырка  җитештерелгән. 

Ришат Хәбипов билгеләп  үткәнчә,  Татарстанда  дүртенче  ел  инде  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  үстерү  турында закон  эшли, ул,  беренче  чиратта, шәхси  хуҗалыкларда     терлек  асраучы     гражданнарга  ярдәм  итүгә  юнәлдерелгән. Аларны  тотуга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  2010  елдан  башлап  ел  саен  субсидияләр  бирелә.  

«Савым терлеген  тотуга  гына  да   республика  бюджетыннан   3 миллиард сумнан артык  акча  бирелгән. Быел  ярдәм  итү  өчен     396,4 млн сум  бүленгән», – дип,  хәбәр  итте  нотыкчы. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  быел «Кече һәм урта  эшкуарлык, шәхси  эшкуарлык  инициативасына  ярдәм  итү» илкүләм  проектының  гамәлгә ашырыла  башлавына  игътибар  юнәлтте, монда  төп   ставка   кооперацияне  үстерүгә ясала.   Республикада  бүгенге  көндә    273 кулланучылар   кооперативы  эшли, шуларның  45е    2019 елда  төзелгән.

2018 елдан  республика бюджетыннан  яңа  эшли башлаучы  кооперативларның  матди-техник базасын үстерүгә 5 млн сум күләмендә грантлар бүленде.     Грантларны  27 кооператив алды,  гомуми  суммасы  -   125 млн сум, шул  исәптән  2019 елда   – 16 кооператив  -  75 млн сум.  Халыкка мәгълүмат-консультация хезмәтләре күрсәтү  өчен Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы кооперативларын  үстерү  компетенциясе  үзәге  төзелде.     

Ришат Хәбипов шулай  ук  АПКны    техник  җиһазлауга,   “Авыл  территорияләрен  тотрыклы  үстерү” ярдәмче  программасына, яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм итү  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  грант  программаларына һәм башка мәсьәләләргә тукталды.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International