Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган оешмалары һәм бизнес вәкилләре өчен «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү башланды. Фестиваль 2019 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында узачак, адресы: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47А/1 йорт.
Чарада катнашу өчен теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: http://социальнаяярмарка.рф/.
Теркәлү буенча проблемалар булганда, 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.