Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: күрелгән чаралар аркасында карабодай ярмасына бәяләрнең артуын туктатып калып булды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда    күрелгән чаралар  аркасында  быел карабодайга  бәяләр  үсешен  туктатып  калуга  ирешелде.  Бу  хакта  кичә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  утырышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов хәбәр итте.

Нотыкчы Татарстан  халкы  өчен  ел  саен  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  оештырылуы  турында  әйтте.    «Без аларны  ел ахырына  кадәр  дәвам  итәчәкбез.  Халыкта  иң  популяр  продукция -  ул  фермер продукциясе,  – диде ул. – Күптән түгел  карабодай  ярмасына  бәяләрнең  шактый  артырга  мөмкинлеге  турында  әйтелгән иде.      Әмма  күрелгән чаралар  аркасында  быел  карабодайга  бәяләр  бөтенәй  артмады  диярлек.   Республикада  карабодай  җитәрлек  күләмдә».

Шуны  әйтергә  кирәк,  Татарстанда  әлеге  ярмага  бәяләр  буенча  вәзгыятьне тотрыкландыру  өчен   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы карары  белән  2019 елда  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрендә  карабодай  ярмасына тотрыклы  бәя  билгеләнде, аның  бер  килограммына  30 сум  бәя  куелды, шулай  ук  республика  халкының  аңа   булган югары  ихтыяҗын  канәгатьләндерү  өчен запас тәэмин  ителде. 

Агымдагы  елда   Казанда,  Чаллыда һәм Татарстанның   Зеленодольск  районында 15 авыл  хуҗалыгы ярминкәсе  оештырылды.    Аларда  1 млрд. сумлык  диярлек  продукция  сатылды.  Узган  ярминкәләр  нәтиҗәләре  буенча  карабодай  ярминкәсенә ыгы-зыгылы  ихтыяҗ  күзәтелми.   Ярма билгеләнгән  бәядән  сатыла.   Алдагы  ярминкәләрдә  дә аңа  бәяләрне  арттыру  планлаштырылмый.   Булган  запас  моны  тәэмин  итәргә  мөмкинлек  бирә.   

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә  шәһәр халкы  бик  теләп  йөри һәм алар    зур  социаль  әһмияткә  ия, шуңа  күрә дә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  карар кабул  ителде.    «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International