15 октябрьдә Азнакай районында уңышы бәйрәме узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Аны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, ул әлеге чараны уздыруга 3,6 млн. сум күләмендә Россия Федерациясе Президенты гарнтаын откан иде.
“Алтын көз - 2019” күргәзмәс мәйданчыгында Россия авыл яшьләре (РССМ) берлеге үткәргән Авыл инициативалары форумында 10 пилот авылыннан командалар чакырылган экспертларга үз территорияләрен үстерү буенча йомгаклау бизнес-программаларын тәкъдим иттеләр.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торып, туган авылында яраткан эше белән шөгыльләнә торган кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар күп. Шундыйларның берсе – Тукай районыннан Вәлиевлар гаиләсе. 2019 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кече фермаларны үстерүгә 200 мең сум күләмендә грант алдылар.
12 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды һәм «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр белән очрашты.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары!
Татарстан мелиораторлары эшенә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан югары бәя бирелде. Алар “Алтын көз -2019 “ 21 нче бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә төрле дәрәҗәдәге биш медаль алдылар.
12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын көз - 2019” агросәнәгать күргәзмәсе эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәсел һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын бүләк алды. Шулай ук татар атлары да аерым бүләкләргә ия булдылар. Ике кола айгыр да алтын бүләк алдылар.