Марат Җәббаров Питрәч фермерларын кооперативларга берләшергә өндәде

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнварда Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  эш сәфәре  белән  Питрәч  районында  булды.   Аның  сәфәренең максаты  -    райондагы  хәлләрне, аның  агросәнәгать куәтен һәм алга  таба   үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү иде.  

Сәфәр  барышында  Марат Җәббаров район  башлыгы   Илһам  Кәшапов белән  бергә      «Агролак и К» (Колай авылы) ҖЧҖ,   «Ак Барс Питрәч»  ҖЧҖ авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә,  «Ак Барс» кошчылык  комплексы” ҖЧҖенең җитештерү мәйданында,  шулай  ук   Муллагалиев һәм   Хамбиков  крестьян-фермер хуҗалыкларында  булды.  чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов  катнашты. 

Хуҗалыкларны  карау    «Агролак и К» ҖЧҖеннән башланды.   «Бүгенге  көндә предприятиедә   890 баш  эре  мөгезле  терлек  бар, шуның   440ы  -  савым сыерлары.   Хуҗалыкта  Киров  өлкәсеннән  кайтарылган  нәселле  сыерлар  бар. “Алар  өчен  яңа  абзарлар  төзелде.  Өч ел  эчендә  предприятиедә   кадрлар  кытлыгы  мәсьәләләре  хәл  ителде.     Эшкә сәләтле,  бердәм    коллектив барлыкка китерелде: агрономнар,  зооветхезмәтләре һәм башкалар», - дип  сөйләде  хуҗалык   инвесторы,  «Фортекс» компанияләре  төркеменең  генераль директоры    Рәүф Галлямов.

Аннары Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең терлекчелек мәйданчыгының эше белән танышты.   «Ак Барс Питрәч» агрофирмасында   4000ләп эре  мөгезле  терлек  бар. Биредә   вице-премьер хуҗалыкның  элеккеге һәм   яңартылган биналарын карап  чыкты.    

Чара  азагында  Марат Җәббаров «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең машина-трактор  паркы  базасында район  авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләре  һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.   Ул   фермерларга  ярдәм  чаралары турында  сөйләде  һәм  аларны  кооперативларга  берләшергә  өндәде.    «Мондый  берләшү  продукция сатуда да,  шулай  ук  ярдәм  чараларын  алуда  да  ярдәм  итәчәк», - дип,  нәтиҗә ясады   вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International