22 - 23 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре һәм аграр белгечлек алучы студентлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы узачак. Белгечләр үз осталыкларын 9 номинациядә күрсәтәчәкләр, ә җиңүчеләр Германиягә ике атналык стажировкага барачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Сарман районының Алан Газар (Рангазар) авылыннан Заһриевлар гаиләсе.
Бүген Менделеевск районында авыл хуҗалыгы җитештерүе вәкилләре – механизаторлар, комбайнчылар, машина белән сыер саву операторлары, бозау караучылар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агросәнәгать комплексы ветераннары уңыш бәйрәменә җыелдылар.
«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында “Иннополис университеты” югары белем бирү автоном фәнни учреждениесендә 2019 елның октябрендә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, “CDO – күрсәткечләргә нигезләнгән идарә” мәгариф программасы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомство оешмалары хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
16 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне узды. Бу көнне мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары, техникум укучылары һәм аларның ата-аналары югары уку йорты җитәкчелеге белән очраштылар, белгечләр әзерләү юнәлешләре, университет институтлары, факультетлары, кафедралары белән таныштылар һәм аларның 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Республикада көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде, чәчүлекләрнең 80%ы яхшы халәттә. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы эшләрнең барышы турында сөйләгәндә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Акчсубай районының Иске Мукша авылында вешенка гөмбәсе җитештерү буенча цех Анатолий Самаренкин.
Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Шимбә көн шәһәр халкының күпчелеге өчен законлы ял көне һәм йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен ул иң җаваплы һәм әһәмиятле көннәрнең берсе. Һәр шимбәдә социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Фермерлар өчен бу – җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге, ә шәһәр халкына - иң кирәкле көндәлек әйберләрне бер урында һәм кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге.
Мәктәп укучыларын кооператив фәннәре буенча укыту планнары турында «Кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге – авыл территорияләрен үстерү нигезе» темасына практик семинар вакытында билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Үзәк берлеге, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, Казан кооператив институты һәм Россия кооперация университеты вәкилләре катнашты.