Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кызыклы бер факт турында сөйләде.
Татарстанда «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры алышынды. Ведомствоның яңа директоры итеп Марат Миңнебаев билгеләнеп куелды, ул моңа кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм профильле Министрлыкта эшләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан сөт комбинатында булды. Бирегә ул продукция җитештерү процессы һәм күләмнәре белән танышу максатында килде. Марат Җәббаров «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ идарәчесе Андрей Шутов белән бергә комбинатның реконструкция барышында яңартылган цехларын карап чыкты, башкарылган модернизацияләү нәтиҗәләре белән танышты, эшли башлаган яңа җитештерү участоклары һәм җитештерү линияләре белән танышты, шулай ук заводта алга таба модернизацияләү һәм экспорт эшчәнлеге белән кызыксынды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча чикләнә.
Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.