Марат Җәббаров Тукай районы терлекчеләре һәм аграрийлары белән очрашты

2020 елның 19 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай районында булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Чаллы икмәге» АҖ эшен өйрәнде. Ул - тулы цикллы заманча куәтле предприятие һәм инде 40 елдан артык икмәк-күмәч әйберәләре җитештерүдә махсуслаша.

Сәфәр барышында тәүлеккә 10 тонна туңдырылган ярымфабрикатлар җитештерә торган яңа цехны карадылар, HB-technic инновацион Австрия җайланмасында икмәк өчен озак вакыт әчи торган апара җитештерү участогын өйрәнделәр һәм Cool Rising системасы эше белән таныштылар.

Предприятиенең генераль директоры Рафаэль Юнысов аңлатып киткәнчә, бу җайланмалар һәм технологияләр комплексы суыту процессларын контрольдә тоталар, ферментациягә идарә итәргә һәм эшләнмәләрнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәләр.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район кырларын карап чыкты һәм «КамАЗ» ААҖ эшчәнлеге белән танышты.

Сәфәр ахырында Марат Җәббаров ачык һавада терлекчелек буенча зона семинарын ачты. Чарага район башлыклары, Кама аръягы зонасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре җыелды.

«Аграр секторда бары тик системалы эшләү нәтиҗәсендә генә югары уңышларга ирешергә мөмкин. Бүгенге семинарның бурычы - кайчакта без тиешле игътибар биреп бетерми торган яшерен мөмкинлекләр булуын тармак белгечләренең исенә төшерү», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Продуктив терлекчелек өчен ничек дөрес итеп азык әзерләү мәсьәләләре турында министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп сөйләде, чәчәкккә төймәләнү фазасында, аларда аксымның иң күп тупланган вакытында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов яшь терлекләрне тукландыруда престартер һәм угыз банкын куллану, бозауларны катгый имунопрофилактикалау, транзит төркемен тукландыру технологияләрен куллану мәсьәләләре турында җентекләп сөйләде һәм терлекләрнең күпләп үлеменә китергән типик хаталарны һәм аларны оптималь хәл итү юлларын тикшерделәр.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар юнәлтте, хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең 88%ы  шул юл белән орлыкландырыла, шулай ук җенесләр буенча аерылган орлык куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, мондый алым бозаулар тууны 90%ка җиткерергә мөмкинлек бирә.

Чара барышында терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, семинарда катнашучылар белән уңышлы терлекчелекнең исәпкә алу һәм идарә итү системалары белән тыгыз бәйләнештәге тукландыру, генетика һәм җитештерү кебек мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук моның өчен аеруча нәтиҗәле программачыл продуктларны карадылар.

Чара “Сәйдәшев ис” ҖЧҖ эшен өйрәнү белән тәмамланды, семинар да шуның базасында узды. Хуҗалык нәселле репродуктор статусына ия, биредә терлекләр белән эш итү программага көйләнгән, монда шулай ук селекция эшенә дә игътибар бирелә, заманча технологияләр уңышлы кулланыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы шундый ук чараларның 23 июньдә – Ютазы, 25 июньдә – Апас, 30 июньдә Чистай районнарында планлаштырылуын искә төшерә. Кызыксынучы затлар аларда катнашып, үзләре өчен шактый күп файдалы мәгълүмат ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International