Зеленодольск районында көн саен бер тоннадан артык салат уңышы җыялар һәм 100ләп кешене эшкә алырга әзерләр

2020 елның 19 июне, җомга

Һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачкан кешеләр бар. Болар - гаилә фермалары һәм аякларында нык торучы, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар. Шундыйларның берсе - Илдар Ситдиков.

2012 елда ул «Эш башлаучы фермер» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота һәм Зеленодольск районында кайчандыр буш яткан җирләрдә җиләк-җимеш, аннары салатлар үстерә башлый. Теплицалар төзеп, елына 60 тоннадан артык уңыш җыя.

Хәзер аның фермасында салатлар уңышын җыюның кайнар чоры, көненә бер тоннага якын хуш исле продукция җыялар.

Лолло Росса - корал салаты. Үсемлек бу якларга Италиядән кайтарыла һәм Татарстан климатына җайлаштырыла. 40 - 45 көндә өлгереп җитә. Бер төбе килограммга якын авырлыкта. “Бу бер гаиләгә якынча ике кичке ашка җитәрлек”, - диләр җирле белгечләр.

Романо салаты - дөньяда иң популяр салат. Ул да Татарстан җиренә яраклаштырылган. Югары кухня пешекчеләре аның яфракларыннан якүпләр яраҗтып ашый торган "Цезарь" салатын әзерлиләр.

“Дөрес караганда, алар артык игътибар таләп итми. Һәм безнең төбәктә бу культураларны үстерү мөмкинлеге дә бар”, - дип сөйли КФХ агрономы Ландыш Гарипова.

Салатларны җыюны иртән башлап, кич белән төгәллиләр. Аны авыл кешеләре җыя. Коронавирус аркасында эшсез калган кешеләрне дә эшкә алганнар. Түләү тотрыклы. 10 июльдән салатларның яңа уңышы һәм җиләк җыю башлана. Анда 100ләп кешене эшкә урнаштырырга әзерләр.

Хәзер фермерлар Татарстан базарын актив үзләштерәләр. Сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алып барыла. Импортны алыштыру кысаларында алар үзебезнең җиләк һәм салатларның чит илнекеләрдән калышмаслыгына ышаналар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җиләк һәм салатның, тәмле сыйфатлардан тыш, бик күп файдалы үзлекләргә дә ия булуын искәртә. Әйтик, салат иммунитетны ныгыта, холестеринны киметә һәм организмда матдәләр алмашын тизләтә, ә җиләк – күрүне, хәтерне ныгыта һәм кеше гомерен озынайта торган витаминнарга һәм антиоксидантларга бай. Сәламәт булыйк!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 8(903)341-06-06 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International