“Безнең фермер” ассортиментын киңәйтә

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Казанда   “Безнең фермер”   уникаль сәүдә мәйданчыгы бер ай  инде актив  эшләвен дәвам итә һәм үзенең  ассортиментын киңәйтә, анда өр-яңа  уникаль   товарлар  барлыкка килде.      

Биредә  «Кәүсәр» АХҖК продукциясеннән тыш, «Түбәтәй»дән дә  туңдырылган   товарлар белән киштәләрне күрергә мөмкин.    Болар - сыер итеннән өчпочмак, тефтели,  котлетлар, тавык һәм сыер итеннән  өчпочмак, сыер һәм тавык итеннән  мантый, пилмән һәм өлешләр. Хәзер, әзерләү өчен күп вакыт сарыф итмичә дә,  милли татар ризыклары белән өйдә  сыйланырга  була.  

 Кама Тамагында җитештерелгән «Камамбер» сырына ихтыяҗ зур,  шулай ук Саба районының «Каймак» авыл  кооперативыннан йомшак  адыгей  сыры  өстәлде.    Барлык сырлар да тулысынча җирле җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән.

Шулай ук  “Безнең фермер”да   хәзер кабыргалы  ат ите тәкъдим  ителә.    

Тәтеш районыннан “Тархан” минераль суы кебек уникаль продуктка да        аерым игътибар бирергә кирәк. Җитештерүче раславынча, бу су  кешегә  көч өстәргә сәләтле һәм шулай ук күп кенә авырулардан  профилактика чарасы да  булырга мөмкин.

 Якын киләчәктә кибет  киштәләрендә   милли җитештерүчеләрнең балын күрергә мөмкин булачак.

Ә сатып алучылар инде бүген үк,  Казан шәһәре, Мәрҗәни урамы, 16 йорт адресы буенча килеп,  үзләре теләгән сыйфатлы, тәмле, чиста  итеп  әзерләнгән  ризыкларны сатып ала алалар. Тәкъдим ителгән барлык продукция  “Хәләл” стандарты буенча  әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International