Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде

2020 елның 20 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүгенге көндә Татарстанда 450 меңнән артык шәхси һәм 4 мең фермер хуҗалыгы, шулай ук 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә.

Гомумән алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерү бераз кимесә дә, республика күләмендә үсеш динамикасы күзәтелә. Мәсәлән, 5 айда хуҗалыкларда 186 мең тонна сөт савылган, 31 мең тонна ит сатылган. Фермер хуҗалыклары 73,7 мең тонна сөт җитештергәннәр (108,3%), 9,8 мең тонна ит сатканнар(106,2%).

Министр билгеләп үткәнчә, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары да сакланып калган. Бу максатларга 477,5 млн. сум акча каралган. Сыер һәм кәҗәләрне тотуга субсидияләрдән тыш, кече сөтчелек фермаларын төзү программасына да ихтыяҗ зур. Быел инде 17 муниципаль районнан 38,6 млн. сумга 130 гариза бирелгән. Бу юнәлештә Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама һәм Әлки районнары актив эшли.

Дәүләт ярдәме чаралары республикада фермер хуҗалыкларын актив үстерүгә ярдәм итә. Бу терлекчелекнең динамикалы үсешенә дә нык этәргеч бирә. Барлык төрдә терлек һәм кош-корт буенча үсеш күзәтелә. Кош-кортларның баш саны бер ел эчендә 40 %ка арткан һәм хәзер ул 3 млн. башка якын. Акчалата керем 11 процентка арткан һәм 2,1 млрд. сум тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча да алда зур эшләр тора. Теркәлгән 295 кооперативның бары тик 123е генә реаль эшчәнлек алып бара, шуларның 74е грант ярдәме алды. Ел саен шундый ярдәм күрсәтеп, кооператив хәрәкәтен яңадан торгызуга ирешелде. Әлмәт, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Саба, Балтач һәм Арча районнарында кооперативлар авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү эшен уңышлы башлап җибәрделәр.

2019 елда авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә рәвештә 3 меңнән артык яңа әгъза кергән, нигездә, болар шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының акчалата кереме ике тапкыр диярлек арткан: 1,6 млрд. сумнан 2,9 млрд. сумга кадәр.

Марат Җәббаров шулай ук бүген терлек азыгы әзерләүнең мөһимлеген дә билгеләп узды. Бүгенге көнгә 95 мең тонна печән һәм 940 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов, терлекчелек тармагын үстерү һәм авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү бик мөһим, дип ассызыклады. “Бу продукция җитештерүгә генә кагылмый, сүз кешеләрнең керемнәре һәм авылның киләчәге турында бара. Шуңа күрә ярдәм итүнең барлык рәвешләрен дә дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International