Менделеевск районыннан «Ангелина» товар хуҗалыгы Удмуртиядә авыл хуҗалыгы терлекләренең смотр-конкурсында чемпион булды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Коронавирус  пандемиясе аркасында  быел  мөгезле эре терлекләр конкурсы 15 июньнән 19 июньгә кадәр онлайн-режимда Удмуртия Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының YouTube-каналында  узды.  Анда Татарстан Республикасының, Тверь, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең нәсел һәм товар хуҗалыклары катнашты. Сөтчелек юнәлешендәге элиталы терлекләрне АКШтан абруйлы халыкара экспертлар бәяләде. Күргәзмә-смотрда барлыгы 50дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты, 148 терлек бәяләнде.   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, товар хуҗалыклары 4 категориядә күрсәтелде -таналар, бозаулы сыерлар, 2 яшькә кадәрге үгезләр һәм 2 яшьтән зуррак  үгезләр.

Менделеевск районының «Ангелина» товар хуҗалыгы конкурста абердин-ангус токымын тәкъдим итте, ит продуктивлыгы юнәлешендә абсолют чемпион булды һәм «Товар терлеге» категориясендә дипломнарга лаек булды. Хуҗалык бу юнәлештәге  эшчәнлеген  2015 елдан бирле   алып бара.

 “Мондый вакыйгалар бик сирәк була, шуңа күрә без, республика товар хуҗалыгының ит юнәлешен тәкъдим итеп, әлеге конкурста катнашырга булдык. Киләчәктә нәсел статусын алуны планлаштырабыз”, - дип сөйли хуҗалык директоры Олег Смирнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International