Татарстанда Кыр көнендә айлык табышны ничек итеп 10 млн. сумга арттырырга мөмкин булуы турында сөйлиячәкләр

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгын цифрлаштыру бизнес-процессларны автоматлаштыруда һәм идарә итүдә бик тиз алга бара. Технологияләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә агымдагы эшчәнлекне шактый җиңеләйтә, ә 1С, ГЛОНАСС тибындагы системалар, исәпкә алу һәм җитештерүне арттыру системалары белән интеграцияләнгән аналитик сервислар оператив мәгълүмат алырга һәм реаль вакыт режимында дөрес идарә итү карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә.

АПКны цифрлаштыру өлкәсендә эшләүче компанияләр аграрийлар өчен кызыклы тәкъдимнәр бирәчәкләр. Мәсәлән, транспорт мониторингы системасын урнаштырганда, автопаркта 10 берәмлек техникага исәпләгәндә, чыгым берничә көн эчендә капланачак, ә экономия (димәк, өстәмә табыш) предприятие өчен аена 10 000 000 сумга кадәр җитәчәк.

Үсемлекчелек өлкәсендә агросектор өчен телематик белешмәләр нигезендә кыр эшләрен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган гади, әмма нәтиҗәле тәкъдим булачак. Продукт авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен кырлар, чәчүлекләр һәм аларны эшкәртү турында ачык белешмәләр белән тәэмин итә. Кулында чәчүлекләрнең кайчан һәм ничек эшкәртелүе турында конкрет мәгълүмат булган җитәкче агробизнес процессларын нәтиҗәле планлаштыра һәм камилләштерә ала.

«АПКны цифрлаштыру» блогында терлекчелек өчен кызыклы тәкъдимнәр дә табарга мөмкин булачак. Заманча технологияләр сыерларны саву, җитештерү, вакцинацияләү, терлекләрне дәвалау процессларын төрле яклап анализларга, шуның белән предприятиенең продуктивлыгын арттырырга, аны югары нәтиҗәле һәм табышлы итүгә мөмкин булачак.

Эшлекле программа кысаларында күргәзмәдә катнашучыларның презентациясен һәм агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында АПКны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Күргәзмәдә «АПКны цифрлаштыру» блогының максаты – аграрийлар өчен программачыл тәэмин итү, АПК өчен IT-карарлар һәм технологияләр өлкәсендә алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, секторга ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Күргәзмәне уздыру урыны – Татарстан Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).

Катнашу мәсьәләләре буенча 8-927-440-79-99 телефоны буенча консультация алырга мөмкин. Danis.Sayfutdinov@tatar.ru кат https://деньполя2020.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International