Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИО) вәкилләре белән очрашты.
Чарада «Татарстан умартачылары» ТИО рәисе Шәүкәт Хәйруллин, «Татарстан умартачылары» ТИО советы әгъзасы Алексей Андреев, «Пчелич» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәсие Сергей Катков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры Марат Миңнебаев һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Очрашу ачыктан-ачык җанлы сөйләшү форматында узды, аның барышында умартачылар бүгенге көндә үзләрен аеруча борчый торган мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Чараны ачып, Марат Җәббаров, 2019 елда умартачылык буенча барлыкка килгән вәзгыять умарталыкларны паспортлаштыру һәм умартачылар реестрын булдыру зарурлыгын тудырды, диде. Бу аграрчылар тарафыннан умартачыларга бал җыю чорында умарталарның халәтенә йогынты ясый торган үсемлекләрне яклау чараларын куллану турында сыйфатлы мәгълүмат җиткерү өчен кирәк, дип билгеләп үтте ул. Бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә дә, шулай ук һәм республика дәрәҗәсендә дә зур эш башкарылды. Умартачылар реестры булдырылды. Паспортлаштыру бөтен республика күләмендә башкарыла, хәзерге вакытта бу эш дәвам итә. Моннан тыш, бал кортларын пестицидлардан зыян күрүдән профилактикалау буенча инструкция эшләнде һәм республика аграрийларына җиткерелде, дип сөйләде министр.
Шулай ук һәр районда эшче төркемнәр (пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентын үтәмәү буенча ашыгыч чаралар күрү төркемнәре) һәм WhatsApp төркемнәре төзелде. Аларга район авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, районнар умартачылары, шулай ук авыл җирлекләре, Россия авыл хуҗалыгы күзтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, ветеринария берләшмәләре, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ вәкилләре керә. Алар аша кырларны эшкәртү турында хәбәрләр җибәрелә.
Әмма, күрелгән чараларга да карамастан, умарталарны саклап калу мәсьәләсе актуаль булып кала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләрен практикада килеп чыга торган проблемалар турында игътибар белән тыңлады. Умартачыларны борчый торган мәсьәләләр арасында: кайбер районнарда хәбәр итү системасының җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләмәве, этомофиль культураларны пестицидлар белән эшкәртү һәм 2019 елда һәлак булган умарталар өчен компенсация алу проблемалары.
Районнарда хәбәр итү системасын камилләштерү кебек кайбер мәсьәләләр буенча билгеле бер карарлар оператив рәвештә, турыдан-туры очрашу барышында кабул ителгән. Шулай ук Төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме буенча якын арада Министрлык күзәтчелек органнары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән кырларны эшкәртү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырачак.
Зыян күргән умартачыларга финанс ярдәме күрсәтү буенча Марат Җәббаров, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант программалары кысаларында ярдәм итү мөмкинлеге бар, диде. 2019 елда «Агростартап» программасы кысаларында 13 мөрәҗәгать иткән умартачы 35,7 млн сумлык ярдәм алды. 2020 елда шулай ук 23 умартачы конкурс нигезендә сайлап алынды (гомуми суммасы 68,4 млн сум).
“Очрашу конструктив сөйләшү форматында узды һәм катнашучыларның барысы өчен дә файдалы булды, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. - Кайбер мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итеп булды. Күбрәк вакыт таләп итә торган мәсьәләләр дә бар. Алар барысы да безнең контрольгә алынды. Максатчан юнәлештә эшләүне планлаштырабыз”.
Чара ахырында «Пчелич» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Сергей Катков Кытайның Татарстан балы белән кызыксынуы турындагы яңалык белән бүлеште. Экспорт мәсьәләсе карала.