Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.
Түбән Кама районында эшкуарларның “Бизнес яңа шартларда” дигән бизнес-форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов катнашты.
Агымдагы елның маенда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Арча һәм Балтач районнары пилот районнар булды. Аларда бу атнада яңа туган бозауларны биркалау башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Натураль сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Даими рәвештә шундый сөт кулланган балалар яхшырак үсә, азрак чирли һәм теш проблемалары белән дә теш табибына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр. Сыер сөтендә кальций күп була. Шул ук вакытта кальцийны үзләштерергә булыша торган башка элементлар да бар, болар: фосфор, D витамины, магний. Кальций сөяк тукымаларын ныгыта, коллаген формалашуда катнаша, шуңа күрә сөт зурлар һәм хәтта өлкәннәр өчен дә бик файдалы. Әмма яшь олыгая барган саен сөт авыррак үзләштерелә башлый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан республиканың дәүләт архивына документлар тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУнең комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.