Теләче районында азык үзәге ачылды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләче районы Алан авылында терлек азыгы үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов катнашты.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән республиканың авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. “Техника яңартыла, юллар төзелә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ашламалар сатып алу буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мондый азык үзәкләре кирәк. Алар терлекләрне тукландыруның нәтиҗәлелеген шактый арттырачак”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Азык үзәген төзү 2020 елның апрелендә башланды. Хуҗалыкта катнашма әзерли торган 2 стационар АКМ-24-С һәм КУН-10 (TURS) төягече бар. Азык катнаштыру җайланмалары 5-6 төрле рацион әзерли. Алар арасында-савым сыерлары, сөт ташлаткан сыерлар, яшь терлекләр өчен һәм эре мөгезле терлекләр өчен әзер рационнар бар. Азык үзәге сәгатькә 50 куб. катнаш азык әзерләп чыгара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук районның кукуруз кырларын һәм көзге культуралар чәчүлекләрен карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International