Теләче районында 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелешенә нигез салдылар

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләче районы Алан авылында сөт комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм «Алан» ҖЧҖ директоры Хәбир Фәсхетдинов катнашты.

Нәҗип Хаҗипов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. «Авыл хуҗалыгы тармагындагы барлык программаларда да катнашырга тырышабыз, алар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт», - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Марат Җәббаров районда авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте, район аграрийларын шундый зур эш башлаулары белән котлады һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

«Алан» ҖЧҖ хуҗалыгы Теләче муниципаль районының уңышлы һәм алдынгы хуҗалыгы булып тора. Хуҗалык кырларында бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары үстерелә, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы – 5598 га, уңдырышлылык - 40,2 ц/га тәшкил итә. Предприятиедә 2233 мөгезле эре терлек бар, шулардан 620се - сыерлар.

Сөт комплексын 2021 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Комплекста 500 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән 2 сыер абзары, сөт-саву блогы, дезбарьер белән санпропуск һәм тирес җыю урыны булачак. Районда бер сыердан тәүлеклек уртача савым 30 литр булыр дип көтәләр, бу Теләче районында сөт җитештерүне елга 9 мең литрга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 24 кеше эш белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International