Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән «Аммоний» АҖендә булды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев «Аммоний» АҖенә эш сәфәре белән килделәр. 

Очрашу кысаларында комплекслы сыек минераль ашламалар куллану өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Кемерово шәһәрендәге «Алдынгы игенчелек үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Мужбатуллин видеоконференция режимында презентация белән чыгыш ясады. Үзәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тулы комплекслы хезмәт күрсәтә, болар: туфракны агрохимик тикшерү, үсемлекләрне тукландыру һәм яклау системасын эшләү, ашламалар кертү, махсус техника ярдәмендә ашламалар кайтару һәм кертү буенча тәкъдимнәр бирү. Рамил Мужбатуллин КАС технологияләрен куллануның 3 еллык практик тәҗрибәсе мисалында хезмәт күрсәтүләрнең - ашламалар җитештерү, аларны кайтару һәм туфракка керткәнче саклауның моделе белән уртаклашты.

 Очрашу барышында катнашучылар алдагы хезмәттәшлек юллары турында килештеләр. Аерым алганда, сүз «Алдынгы игенчелек үзәге» ҖЧҖ технологияләрен реаль кыр шартларында күрсәтү, шул исәптән 2021 елда Татарстан Республикасында Кыр көнендә, шулай ук республика территориясендә булган тәҗрибәне куллану мөмкинлеге турында барды.

Сәфәр барышында кунаклар өчен завод буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды, анда кунакларга төп җитештерү цехларын күрсәттеләр. «Аммоний» АҖ баш инженеры Юрий Шевченко минераль ашламалар җитештерүне үстерү һәм модернизацияләү перспективалары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International