«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 12 сентябрьдән Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясен шәһәр халкы 14 мәйданчыкта сатып ала алачак.

Һәр сәүдә мәйданчыгында республика муниципаль районнары һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмалары вәкилләре булачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкы өчен социаль юнәлешле бәяләр буенча продукция тәкъдим итәчәкләр.

Матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» МА сайтында узачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны алдан ук WhatsApp мессенджерында +7(927)037-91-10 номерына һәм электрон адреска җибәрә алалар pr@tatar-inform.ru. Шулай ук теләүчеләр онлайн-видеога комментарийларда сораулар бирә алалар.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү электрон почта аша уза:pr@tatar-inform.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International