Әлки районында авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен бер урамны тутырып шәхси торак йортлар төзеделәр

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләренең 20 гаиләсе яңа йортларга күченде. Шуларның 12се - яшь белгечләр.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында чираттагы 20 йортны төзеп бетерде. Йортлар “Аренда торагы” программасы буенча төзелгән, ул Татарстанда 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча эшли башлады. Бу программа максатларының берсе -чакырылган белгечләрне ташламалы аренда шартларында торак белән тәэмин итү.

Гаиләләр ремонтланган, индивидуаль җылыту һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән яңа кирпеч йортларда (һәркайсы 72 кв.м.) яшәячәк. Шулай ук барлык йортларда да сантехника, кирәкле счетчиклар, датчиклар һәм янгын сигнализациясе урнаштырылган.

«Хузангай» җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре һәм эшчеләре гаиләләре өчен йортлар Дәүләт торак фонды инвестицияләре исәбенә төзелгән. «Хузангай» хуҗалыгы да үз хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуда катнашты:газ кертүгә, җир кишәрлекләренең проект-смета документациясен төзүгә һәм йортларга су кертүгә 1,5 млн.сум түләде.

Шуны әйтергә кирәк, алдагы елларда, 2016 елдан 2018 елга кадәр, Сиктермә-Хузангай авылында 18 гаилә Дәүләт торак фондының торак программаларыннан файдаланган инде. Аларның 17сендә аренда шартларында шул ук «Хузангай» агропредприятиесе хезмәткәрләре яши, ә бер йорт ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча ятимгә бирелгән.

“Арендалы торак программасы белгечләрнең хезмәт мобильлеген тәэмин итүгә, аларны үстерүгә һәм карьера үсешенә ярдәм итә. “Хузангай” агросәнәгать предприятиесе хезмәткәрләре өчен төзелгән йортлар да моңа ачык мисал булып тора”, - дип сөйләде Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

Ул шулай ук соңгы 4 елда республика районнарында һәм шәһәрләрендә “Аренда торагы” программасыннан 5 меңнән артык гаилә файдалануын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан шулай ук “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы эшли башлады, аның буенча Татарстанда барлык авыл территорияләрендә яшәүчеләр үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.

Белешмә:

«Хузангай» хуҗалыгы – республиканың иң эре аграр компанияләренең берсе, ул 2000 елда оешкан, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Сиктермә-Хузангай авылында хуҗалыкның 18 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта 4265 мең баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 3473 – сыерлар. 2020 елның 7 аенда 6120 тонна сөт, 78 тоннага якын ит җитештерелгән.

18 мең гектарга якын мәйданда хуҗалык бөртекле культуралар, азык өчен кукуруз, көнбагыш һәм башка күп кенә культуралар үстерә.

Предприятие җитәкчелеге җитештерү турында гына түгел, хезмәт шартлары һәм хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре турында да кайгырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International