Ләйлә Миначева, күптән түгел “Татарстан гүзәле” («Мисс Татарстана») конкурсында финалга чыккан чибәр кыз, Алексеевск районында үзенең туган «Алга» колхозында ел саен әтисенә иген уңышын җыюда булыша.
Ләйлә 2011 елдан башлап, әле мәктәптә укыганда ук, һәр җәйдә әтисе Ирек Галиулла улына урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе буларак булыша. Иртән сәгать 5тә торырга, комбайнны майларга, радиаторга су салырга, урак пычагындагы сегментларны ныгытырга кирәк. Ә әтисенең төшке аш яки кичке аш вакытында комбайн штурвалы артына да утырырга туры килә – моңа аның рөхсәт таныклыгы бар.
Ул, комбайнчы эше хөрмәтле һәм югары бәяләнә, дип саный. “Еш кына мотивация ярышлары үткәрелә, ел саен грантлар бирелә, хезмәт алдынгыларының слетлары оештырыла”, - дип сөйли Ләйлә.
“Комбайнчы ярдәмчесенә хезмәт хакы суктырылган ашлык күләменнән чыгып исәпләнә. Мин студент вакытта бу акча бер ел уку өчен түләргә җитә иде. Хәзер дә акча артык түгел”, - ди Ләйлә.
Ләйлә сыер савучы булып эшләүче әнисе Сания Сәгыйтьдин кызына да ярдәм итә алыр иде, бу мантыйкка да туры килер иде. Әмма аның күңеле кырга, комбайнга күбрәк тартыла.
“Татарстан гүзәле” конкурсында катнашканмын икән, димәк, мин аксөяк, маникюр һәм педикюрдан башка берни белмим, дип уйлыйлар минем турында кайберәүләр, - дип сөйли Ләйлә. - Ә бу һич тә алай түгел. Комбайнчы ярдәмчесе эше - ул гайка ачкычлары да, авыр запас частьләр дә, мазут та, 14-15 сәгатьлек эш көне дә...
Ләйлә Казанда яши, «Эфир» телеканалында реклама менеджеры булып эшли, узган ел кияүгә чыккан, шуңа күрә уракта катнаша алмаган. Ул чакта аны сеңелесе Зилә алыштырган. Ә быел чибәр кыз түзмәгән, туган авылы Урта Тигәнәле авылына кайткан. Ире Илнар да каршы килмәгән – икмәк җанлы хатынының борчылуын сизенгән ул.
- Бик үк әйбәт булмады шул, - дип борчыла Ләйлә. - Ике атнага ял алган идем, ә яңгырлар аркасында комбайннар бер атна тик торды – басуга кереп булмады. Шуңа күрә бер атна гына эшли алдым. Әтием миннән башка ничек эшлидер инде анда?
6 сентябрьгә булган белешмәләргә караганда, Ләйләнең әтисе Ирек Вәлиуллин, үзенең 19 еллык «Дон-1500» комбайнында 16500 центнер ашлык суктырып, «Алга» колхозы комбайнчыларының хезмәт ярышында икенче урында бара. Ә беренче булып «Акрос» комбайнында Равил Кыямов бара. Хуҗалыкның барлык комбайнчылары һәм шоферлары Ләйлә Миначева-Вәлиуллина турында - чын игенче турында бик җылы сөйлиләр.