Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә иртәнге 6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана.

Бу шимбәдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә республика районнарыннан 128 тонна бәрәңге, 100,5 тонна яшелчә, 38,8 тонна ит, 14,7 тонна үлчәүле сөт, 241,8 тонна ашлык китереләчәк. Бу хакта бүген «Татар-Информ» МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин хәбәр итте. Ул, әлеге проект шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә социаль әһәмияткә ия, чөнки беренчеләре кулай бәяләрдән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алачак, ә икенчеләре үз продукциясен арадашчылардан башка һәм сәүдә урыны өчен түләмичә генә сата алачак, бу инде продукциянең бәясен дә шактый арзанайта, дип ассызыклады.

-Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар һәм халык өчен бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки фермерларның үстерелгән продукцияне сату мөмкинлеге була, ә халыкның продукцияне минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка гына сатып алу мөмкинлеге бар, - дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин, - шуңа күрә без бу эшне дәвам итәчәкбез.

Ярминкәләрдә шәһәр халкы өчен кулай бәяләрдән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк: ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, яшелчәләр, бал, ярмалар һәм Татарстанның муниципаль районннарыннан  китерелгән башка фермер продукциясе. Татарстанлыларны һәм республика кунакларын он, шикәр комы һәм тавык йомыркалары белән - “Ак барс” холдинг компаниясе” АҖ предприятиеләре, томат һәм кыяр белән “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ тәэмин итәчәк.

Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты вәкилләре дә катнашты.

Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов быел продукциянең 14 мәйданчыкта сатылачагы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чыгарыла торган продукциянең ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә мәҗбүри тикшерү узачагы турында әйтте. Бары тик ветеринария һәм фитосанитария ягыннан имин дип табылган продукция генә сатуга чыгарылачак.

“Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) ярминкәгә китерелә торган продукциянең ветеринария һәм фитосанитария иминлеген, аның карантин зоналардан кайтарылмаган булуын контрольдә тотачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Чара ахырында спикерлар журналистлар сорауларына җаваплар бирделәр һәм Казан, Түбән Кама, Чаллы халкын, шулай ук матбугат вәкилләрен ярминкәләргә чакырдылар һәм арзан бәяләрдән натураль фермер продуктлары сатып алырга өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International