Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирде.
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Ветеринария идарәсе коллективын һәм республиканың барлык ветеринарларын һөнәри бәйрәмнәре - Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!
ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» халыкара ат спорты комплексына килгән меңләгән казанлы һәм башкала кунаклары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган фермерлар ярминкәсе һәм кооперативлар сәүдәсе истә калырлык вакыйга булды.
30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика Көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем республика аграрийларын һәм Татарстан халкын күпмилләтле халкыбызны берләштерүче мөһим дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!
28 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килде, анда Федерация Советы, төбәкләр һәм эре җитештерүчеләр вәкилләре катнашында Россиядә ашлыкны тирән эшкәртүне үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә укыту-практика дәресләре уздыру өчен шартлар тудыруга югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.