Чәк-чәк яратучылар аңа “Россия тәмнәре” конкурсында җиңү яуларга булыша алалар

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына татар балын, колмак икмәген, хәләл продукция, лимонад, квас, конфетлар, прәнник, чәк-чәк, тортлар - Татарстанның барлык почмакларыннан 22 бренд тәкъдим итте.

“Авыз ит, яратасың” номинациясендә Алабугада әзерләнә торган милли кондитер ризыгы - татар чәк-чәге тәкъдим ителде.

Чәк-чәкнең исеме изге Мардукан рухы хатынының исеменә - Чәкчәккә бәйле. Аның исемен, гадәттә, «Росинка» дип тәрҗемә итәләр, әмма кайчакта, аның исеме татарча «чәчәк» сүзеннән чыгып та аңлатыла. Чәкчәк – таң, йорт учагы һәм гаилә бәхете рухы.

Элек ул бары тик бәйрәм ризыгы булып кына саналып, аны бәйрәмнәрдә һәм истәлекле көннәрдә, туйларда гына бүләк итәләр иде. Хәзер исә ул көндә ашала торган татлы ризыкка әверелде. Чәк-чәкне күпләп җитештерү республика территориясендә икмәк, кондитер әйберләре җитештерү буенча заводлар барлыкка килүгә бәйле.

Казан чәк-чәге - ул үтә күренмәле пленкага төрелгән 185 граммлы кисәкләрдән тора. Аннан тәмле бал исе һәм бал тәме килеп тора, авызга капсаң, эреп китә.

Казан чәк-чәгенең төп өстенлеге - тамырлары белән Идел буе Болгар дәүләте чорына ук китә торган уникаль җитештерү рецепты буенча әзерләнүендә. Риваятьләр буенча, бу татлы ризык шул чорда ук әзерләнә башлаган. Тагын шуны әйтергә кирәк, татар чәк-чәге югары сортлы натураль экологик чиста ингредиентлардан әзерләнә!

Дөньядагы иң зур чәк-чәк Казанда футбол тубының яртысы рәвешендә 2018 елгы FIFA футболы буенча дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнгән иде. Ул 4026 кг авырлыкта иде һәм аны әзерләү өчен 9000гә якын йомырка, бер тонна он һәм бер тонна бал кирәк булган.

Номинант өчен 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Вкусы России» сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International