Сарман көллиятендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.

Ачылышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм Сарман районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.

Катнашучылар эш урыннарының яхшы җиһазландырылуын, учреждениенең яхшы әзерләнүен һәм ярышларның менә дигән итеп оештырылуын билгеләп үттеләр. Ярышларны техник яктан җиһазландыруда «ТПК МТЗ – Татарстан» ҖЧҖ, «Нәҗметдинов А.З.» КФХ, «АГРОКӨЧ» АҖ ярдәм итте.

«Бик тирән мәгънәле әйтем бар:“Бернинди алтын күмәртәсе дә икмәк валчыгын алмаштыра алмый”. Безнең өстәлләрдәге продукциягә механизаторның зур көче салынган. Бүген биредә иң яхшылардан яхшылары ярыша, сезгә башкалар тигезләшәчәк. Барыгызга да уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!", - диде Ришат Булатов.

 5 белем бирү учреждениесеннән катнашучылар - челтәр этабында җиңүчеләр 3 көн 5әр сәгатьлек модуль буенча ярышачаклар, болар: “Электр җайланмалары һәм электроника”, “Двигатель”, “ Механикалы йөртү”, “Гидравлика” һәм “Сөрү агрегатын комплектлау”.

Узган ике көндә оештыру-әзерлек эшләре башкарылды: экспертлар һәм ярышларда катнашучылар конкурс мәйданчыгы, эш урыннары белән таныштылар, биремнәр үзенчәлекләре аңлатылды. Экспертлар укулар уздылар: конкурс биремнәре буенча семинар үткәрелде, этика кодексы белән танышу булды, бәяләү критерийлары һәм баллар кую принциплары өйрәнелде. Барлык катнашучылар да хезмәтне саклау, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында башкарыла  торган гамәлләр буенча инструктаж уздылар.

Нәтиҗәләр җомга көнне 20 ноябрьдә билгеле булачак һәм алар ярышларның ябылу тантанасында игълан ителәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International