Ленар Гарипов:һәр звенонадагы төгәл исәпкә алу системасы булган ресурслардан күрсәткечләрне арттыру өчен файдаланырга мөмкинлек бирә

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Моны бүген Буа районының “Ямбулат” АХҖК ҖЧҖ базасында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны зона уку-практика семинарында катнашучылар үзләре күрә алдылар.

Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың 9 районыннан база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарның пленар өлеше кысаларында катнашучылар алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, сөт терлекчелегенә цифрлы программалар кертүгә якынча нәтиҗәләр ясадылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов семинарда катнашучыларны терлекләр белән идарә итү, терлекләрне ашату һәм идентификацияләү программасын гамәлгә кертү процесслары белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, алты ай эчендә терлекләр белән идарә итү программасын 37 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу гомуми саннан 90% тәшкил итә. Ашатуны программалаштыру ярдәмендә катнаш азык әзерләү 26 база хуҗалыгында көйләнгән, бу гомуми саннан 62% тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә ферма хезмәткәрләренә һәм белгечләргә хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга тәкъдим иттеләр. Алар хезмәт хакын үзләренең хезмәт нәтиҗәләреннән чыгып һәм аларның нинди күрсәткечләргә йогынты ясый алуларына карап алырга тиеш. Мәсәлән, механизатор - терлек азыгы әзерләүнең төгәллегеннән, орлыкландыручы – буазлык индексыннан һ.б. Ә бу күрсәткечләрнең барысын да программачыл продуктлар аша контрольдә тотарга мөмкин.

Чараның практик өлеше «Ямбулат» хуҗалыгының терлекчелек фермасы территориясендә узды, ул цифрлы программаларны гамәлгә кертү буенча база хуҗалык булып тора. Биредә хуҗалык үрнәгендә, ДТМ системасы кулланып, терлек азыгы әзерләү һәм терлекләргә азык өләшү процессын, терлекләр үрчетүне оештыруны, бозаулар үстерү технологиясен, хайваннарны унификацияле номерлар белән идентификацияләүне һәм аларны РегАгро системасында теркәүне күрсәттеләр.

Цифрлы платформалар ярдәмендә, вакытны, азык күләмен төгәл бүлү, аларның сыйфатын яхшырту, шулай ук башкарыла торган эшләрне визуаль күзәтеп тору нәтиҗәсендә «Ямбулат» хуҗалыгы санлы һәм икътисадый күрсәткечләрне арттыруга ирешә алды.

-200 башка исәпләнгән ферма берни белән дә аерылып тормый, әмма, иң мөһиме, биредә эш дөрес оештырылган. Һәр звенода төгәл исәпкә алу системасы бар, ул теләсә нинди өзеклекләргә мониторинг ясарга һәм аларны оператив хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук булган ресурслардан күрсәткечләрне арттыру өчен файдаланырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International