Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Утырышта катнашучы муниципаль берәмлекләр видеоконференцэлемтәгә тоташтырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы вәзгыять предприятиеләр икътисады өчен тискәре нәтиҗәгә китерә. Әмма Татарстан инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасында инвестицион вәзгыятькә кыскача күзәтү белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә чит ил инвестицияләре күләме 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 90%ка кимегән. Татарстанда чит ил инвестицияләре күләме агымдагы елның 6 аенда 78,8%ка кимегән. Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 2020 елның 6 аенда бюджеттан тыш чыганаклардан 12,5%ка кимегән (2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда).
Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә эшләнгән «Татарстанның инвестицияләр контроле» (КИТ) системасын тәкъдир итте. Инвестицияләр контроле системасы тест режимында эшли.
Аннары тәкъдим ителгән инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.
Утырыш барышында ультрапастерацияләнгән коры сөт һәм сыр продукциясе җитештерү буенча инвестицион проект каралды һәм хупланды. Елына 62 856 мең литр сөт эшкәртү заводы Питрәч районында булачак. Шешәгә тутырылган сөт, коры сөт, шулай ук сырлар чыгару күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов эшкәртелә торган сөт күләме, шулай ук продукция сату базарлары белән кызыксынды. Ул шулай ук Татарстанның җитештерелә торган сөт күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урында булуын искә төшереп узды.
Шулай ук «Балык продукциясен эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексын төзү» проекты да Инвестиция советы әгъзалары тарафыннан хупланды. «Фиш» ҖЧҖ предприятиесе Буа муниципаль районында «Буа» Сәнәгать паркы территориясендә урнашачак, анда 9000 тонна балык продукциясе эшкәртеләчәк һәм әзерләнәчәк, бу Татарстан Республикасы ихтыяҗын, Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш базарларына әзер продукция экспортлау ихтыяҗын каплый торган булачак. Биредә 100 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Әлеге проектларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы белән бергә алып бара.
Рөстәм Миңнеханов инвесторларга проектлары өчен рәхмәт белдерде һәм һәр җитештерүнең билгеләнгән срокта эшли башлаячагына ышаныч белдерде. Татарстан Президенты шулай ук, муниципаль районнар башлыклары һәм тармак министрлыклары инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тиеш, дип искәртте.