“Россия тәмнәре” конкурсында "Каклаган татар казы" өчен тавыш бирегез!

2020 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына милли затлы ризык – Каклаган татар казын тәкъдим итте.

Каклаган каз - Идел буе һәм Урал төрки халыкларының (татарлар, башкортлар һәм башкалар) классик милли ризыгы. Бу үзенчәлекле продукт, аны әзерләү рецептлары гаиләләрдә буыннан-буынга тапшырыла. Каклаган каз ите бик тәмле, авызда эреп китәрлек була. Ул, гадәттә, бәйрәм табынына бирелә, теләсә нинди бәйрәм уңаеннан затлы күчтәнәч булып санала.

Туралган каклаган каз кисәкләре куе кызыл - рубин төсендә, итенең структурасы тыгыз, аңа тәмле булып тоз сеңгән була. Барлык продукция вакуумлы төргәкләргә төрелгән.

Каз ите тәмле генә түгел, файдалы да, шул ук вакытта, каз итенең маенда холестерин юк диярлек. Ул аксымнарга һәм макроэлементларга бай.

Аның төп өстенлеге – алар экологик чиста районда үстерелгән һәм табигый азык белән симертелгән яшь авыл казлары, шулардан искиткеч тәмле деликатес килеп чыга.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, халык тавыш бирүе уза. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International