Аксубай универсаль технологияләр техникумында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Умартачылык» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.
Ачылышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалинә Вәлиуллина, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм универсаль технологияләр техникумы директоры Фәргать Әюпов катнашты.
–Мондый күркәм, заманча уку йортында булу рәхәтлек бирә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Умартачылык, чыннан да, Татарстан икътисадында бик кирәкле тармак. Бүгенге көндә республикада 250 мең умарта оясы, 9 мең умарталык бар. Бу тармак продукциясенә ихтыяҗ зур. Һәм без бу тармакны алга таба да үстерәчәкбез, ул яңа перспективалар ачачак. Ә чемпионатта катнашучыларга - яшь умартачыларга чыгышларында уңышлар телим!
Конкурста 6 кеше - Аксубай универсаль технологияләр техникумыннан һәм Мамадыш политехника көллиятеннән студентлар катнашты.
Конкурс мәйданчыгында умарта оялары (умартасыз гына), җайланмалар, кирәкле җиһазлар, шулай ук башка материаллар урнаштырылган. 3 көн дәвамында яшьләргә умартачылык теориясен белү, шулай ук практик гамәлләр һәм күнекмәләр күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.
Төбәк чемпионатта җиңүчеләр конкурс шартлары буенча Татарстан җыелма командасына керәчәк.