Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендә 2021 елга Татарстан Республикасында куллану рөхсәт ителгән селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне карау буенча төбәк комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә эшендә «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни - тикшеренү институты (ТатНИИСХ) җитәкчесе - «Россия Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Марсель Таһиров, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең СРО генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «ТатНИИСХ КазФҮ» ФДБУнең аерымланган бүлекчәсе галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау нәтиҗәләре буенча төп нотык белән «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул көзге арышның, көзге һәм язгы бодайның, солы, борчак, кукуруз, көнбагышның һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының яңа перспективалы сортларын сынау нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, комиссия 2021 елда илебез һәм чит ил селекциясендәге 18 сорт һәм гибридны районлаштырырга тәкъдим итте, шул исәптән:көзге арыш – 1 гибрид, көзге бодай – 1 сорт, сабан бодае – 2 сорт, арпа - 3 сорт, бәрәңге - 2 сорт. Шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен 7 төбәктә җитештерелгән сортларның ассортиментын киңәйтергә тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары филиал тәкъдимнәре турында фикер алыштылар һәм 2021 елга Татарстан Республикасы буенча куллануга кертелгән селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен бертавыштан тавыш бирделәр.